Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
Шәһәр сулышы

25 ел сәхнәдә: «Купанча» удмурт җыр ансамбле юбилеен билгеләп үтте

С. Гассар исемендәге мәдәният сараенда зур бәйрәм концерты узды.

Чирек гасыр дәвамында әлеге коллектив районның гына түгел, республиканың да милли палитрасында үзенең лаеклы урынын биләп тора.

Ансамбль белән 22 ел дәвамында Марианна Кузнецова җитәкчелек итә. Ул удмурт мәдәнияте өлкәсендә һәрвакыт яңалыкка омтылучы иҗади шәхес. Коллектив репертуарында халык җырлары зур урын алып тора, алар белән ансамбль төрле дәрәҗәдәге конкурсларда катнаша. «Купанча» республикадан читкә дә концертлар белән чыга, үзләрендә дә кунаклар кабул итә.

Юбилей кичәсендә дә шулай булды: коллективны Яңабирде, Монаш һәм Кама Аланыннан килгән хезмәттәшләре котлады. Ансамбль каршында иярчене булган «Чингыли» балалар коллективы оештырылган. Шунысы игътибарга лаек: ике коллектив та традицияләргә тугры калып, үз халкының мәдәниятен саклый һәм баета.

Коллективны юбилее белән район башлыгы Роберт Искәндәров котлады, җитәкчегә һәм катнашучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Роберт Ринатович Марианна Кузнецовага һәм аерым солистларга Рәхмәт хатлары тапшырды. Бәйрәм кичәсендә зур сәхнәдән җырлар яңгырады, котлаулар әйтелде, бүләкләр тапшырылды һәм рәхмәтле тамашачыларның алкышлары тынмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев