«Аммоний»лылар - һөнәри осталык конкурсында иң яхшылары
«Аммоний» АҖ хезмәткәрләре Алабугада узган «Алабуга-skills» юбилей тармак республика һөнәри осталык конкурсының тантаналы ябылу чарасыннан кайтты.
Бүләкләү тантанасы «Адымнар-Алабуга» полилингваль белем бирү комплексында узды. Быел конкурс беренче тапкыр тармак республика статусын алды, анда Татарстаннан һәм якын-тирә төбәкләрдән 400дән артык белгеч катнашты. Алар арасында «Аммоний» хезмәткәрләре берьюлы биш медаль яулады.
Быел Радиф Гайнанов ике тапкыр җиңүче титулына лаек булды. Ул узган ел да бәйгедә җиңгән иде, быел да «Аммоний Агротехнология» кочагына «алтын» алып кайтты. Радиф «Авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау – авыл хуҗалыгы машиналарын һәм җиһазларын ремонтлау буенча слесарь» номинациясендә иң яхшысы дип танылды.
Тагын бер «алтын»ны Альберт Кашапов яулады. «Метрология, стандартлаштыру һәм сертификатлаштыру» компетенциясе буенча ул бу сәфәрен башта «разведка» дип кенә атаган иде. Тик бу разведка чын «сугышка» һәм җиңүгә әверелде - Альберт икенче урыннан 20 баллга алга чыгып, беренчелекне алды!
Михаил Савельев та ихтыяр көче белән җиңүгә иреште. Ул «Вилочный погрузчик йөртүче» компетенциясендә икенче урынны яулады. Узган ел аңа лидерлар өчлегенә керү өчен нибары 0,5 балл җитмәгән иде. Ул вакытта Михаил барлык хаталарын исәпкә алырга һәм нәтиҗәсен яхшыртырга вәгъдә бирде. Вәгъдәсендә торды: пьедесталның беренче баскычына кадәр тагын шул ук 0,5 балл гына калса да, «көмеш» медаль аңа лаеклы тапшырылды!
Ангелина Талевнина конкурста үз көчен беренче тапкыр сынап карады. Ул «Аммоний»да күптән түгел генә эшли башлаган, шуңа күрә «Алабуга-skills»тагы тәҗрибәсе беренчесе булса да, шунда ук призлы урын белән тәмамланды. «Лаборатория химик анализы» компетенциясендә Ангелина 3 нче урынны алды.
Иван Кряжев та конкурста дебютын ясады. «Аммоний Агротехнология»дән «Авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау» компетенциясендә берьюлы 2 катнашучы иде. Икесе дә пьедесталга күтәрелде - Иван Кряжевның чыгышын жюри «бронза»га бәяләде.
Шулай итеп, «Аммоний» белгечләре командасының нәтиҗәле чыгышы - бу 5 медаль: аның икесе иң югары үрнәктәге, берсе көмеш һәм икесе бронза.
Призлы урын алучыларны Алабуга муниципаль районы башлыгы Рөстәм Нуриев, Татарстан Республикасы сәнгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов, «Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге» АНО генераль директоры Эмиль Гобәйдуллин, Алабуга политехника колледжы директоры Светлана Соколова һәм башка кунаклар котлады.
«Аммоний» коллективын котлыйбыз һәм ирешелгән уңышларда тукталып калмаска, яңа үрнәр яуларга һәм үз уңышлары белән туган предприятиеләрен данларга телибез! Бу дәрәҗәле ярышта ун завод хезмәткәре туган районнарын лаеклы тәкъдим итте, аларның бишесе җиңүче булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев