Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
Шәһәр сулышы

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясендә Лилия Камалова «Ана даны - Материнская слава» медале белән бүләкләнде

Гаилә фермер хуҗалыгында 2018 елда эшли.

Аны, т уры мәгънәдә, нульдән төзиләр: башта алты сыерлары һәм бер тракторлары гына була. Хәзер исә КФХда ике трактор, комбайн, 45 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 28 савым сыеры бар.

Л. Камалова фермерлык юлын аңлы рәвештә сайлый, чөнки төп ярдәмчеләре ире, уллары һәм кызы булачагына тулысынча ышана. Гаиләдә биш бала тәрбияләнә. Олы уллары Айнур Екатеринбургтагы Россия ГТХМ (МЧС) Урал ГПС институтын тәмамлаган. Укуга тырыш һәм намуслы мөнәсәбәте өчен улының әтиәнисе – Альберт Заетович һәм Лилия Геннадьевна – югары уку йорты җитәкчелегенең Рәхмәт хатларына күп тапкырлар лаек була. 2024 елның 1 августыннан Айнур Россия ГТХМның Татарстан Республикасы буенча идарәсендә, Алабуганың 70 нче янгынкоткару бүлеге каравыл начальнигы вазыйфасында хезмәт итә.

Икенче уллары Әмир Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең Чебоксар филиалында бакалавриатның беренче курсында белем ала, сигез яшеннән «Кристалл» халык ансамблендә бии. Амаль гимназиянең алтынчы сыйныфында укый, хоккей белән шөгыльләнә. Өченче сыйныф укучысы Алан бокс белән кызыксына. Кызлары Азалия «Кечкенә гений» балалар бакчасына йөри.

Камаловлар балаларга патриотик тәрбия бирүгә зур игътибар юнәлтәләр, туган якка карата тирән хөрмәт һәм мәхәббәт нигезендә шәхси үрнәк күрсәтәләр. Алар Донбасска гуманитар ярдәм җыюда һәм җибәрүдә, шулай ук махсус операциядә к а т н а ш у ч ы л а р н ы ң гаиләләренә һәм балаларына матди ярдәм күрсәтүдә актив катнашалар. 2024 елда гына да махсус хәрби операция зонасына гомуми суммасы 30 мең сумлык мичләр әзерләп җибәрделәр.

Гаилә хәйриячелек белән дә шөгыльләнә: районның авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтләүдә, Сабантуй, Инвалидлар декадасы, Өлкәннәр көне, Җиңү бәйрәме һәм Корбан бәйрәмнәрен уздыруда катнаша. Шулай ук Бәзәкә авыл җирлеген төзекләндерүдә, «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясендә үз өлешләрен кертәләр, авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә матди ярдәм күрсәтәләр.

Л. Камалова билгеләп үткәнчә, аларның гаиләсе спортка битараф түгел, төрле спорт төрләре белән шөгыльләнәләр. Бергәләп манты пешерергә яраталар, кызларын «принцесса» дип йөртәләр. Бәхет гади нәрсәләрдән – бергәләп ял итүдән, нәтиҗәле хезмәттән һәм аның җимешләреннән гыйбарәт, дигән фикердә алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев