Безнең шахматчылар – «Буыннар бәйләнеше» зона этабында иң яхшылары
Алабугада шахмат буенча республика турнирының зона этабы узды.
Бу ярышларда безнең район исеменнән Стрелковлар гаилә командасы чыгыш ясады.
Ярыш нәтиҗәләре барлык көткәннәрне дә узды: Менделеевск спортчылары гомумкоманда исәбендә беренче урынны яуладылар. Моннан тыш, шәхси исәптә дә команданың барлык әгъзалары, көндәшләренә бернинди мөмкинлек калдырмыйча, пьедесталның иң югары баскычына күтәрелделәр.
Турнирны Россия Пенсионерлар союзының төбәк бүлеге һәм ТР Спорт министрлыгы оештырды. Ярышлар «Спорт – тормыш нормасы» федераль проекты һәм «Бердәм Россия» партиясенең «Өлкән буын» проекты кысаларында үткәрелә.
Команданы бу ялкынлы җиңүләре белән котлыйбыз! 2 мартта Стрелковлар гаиләсе район данын республика финалында яклау өчен Казанга юл тотачак. Шахматчыларга уңышлы уен һәм яңа казанышлар телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев