«Бондюг» ТИСендә 2022 елның октябреннән «Без бергә» инициатив төркеме эшли
Махсус хәрби операция башланганнан бирле җирлектә яшәүчеләр 370 мең сумлык гуманитар ярдәм туплаганнар.
Бу хакта халык җыенында әйтелде.
Очрашуда район башлыгы Роберт Искәндәров, район прокуроры Алсу Сәлахетдинова, хезмәт күрсәтүче оешмалар вәкилләре катнашты. Территориаль иҗтимагый үзидарә эшчәнлеге турында рәис Рәмзия Әхмәдиева хәбәр итте. «Бондюг» ТИСе мәйданы буенча икенче урында тора һәм шәһәрнең өчтән бер өлешен били. Ул 37 күпфатирлы йортта һәм 350 шәхси хуҗалыкта яшәүче 6800дән артык кешене берләштерә.
Очрашу ахырында халык сорауларына җаваплар алды. Төп темалар: подъездлар һәм подвалларның торышы, кар чистарту, пандус урнаштыру.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев