Диспансеризация узу тәртибе үзгәрде
2026 елда профилактик ярдәм күрсәтүдә берничә үзгәреш кертелде.
1. 18-40 яшьлек барлык пациентларның канында липопротеид (а) дәрәҗәсе бер тапкыр тикшереләчәк һәм липид профиленә бәя биреләчәк (атеросклерозны кисәтү өчен). Бу анализ 18-39 яшьтә 6 елга бер тапкыр, 40 яшьтән соң 3 елга бер тапкыр алына.
2. «Репродуктив диспансерлаштыру» кысаларында 21-49 яшьлек хатын-кызларда 5 елга бер тапкыр яман шеш куркынычын тудыручы кеше папилломасы вирусы ДНКсын (ВПЧ) билгеләү буенча анализлар үткәреләчәк. Нәтиҗә уңай булган очракта - цитологик тикшеренү билгеләнәчәк.
3. Артериаль гипертензия һәм шикәр диабеты булган пациентларны диспансер күзәтүе аерым очракларда телемедицина технологияләрен кулланып, дистанцион рәвештә (ерактан торып) башкарылырга мөмкин.
Диспансерлаштыру «Озын һәм актив гомер» һәм «Гаилә» илкүләм проектлары кысаларында бушлай үткәрелә.
Белешмә
2026 елда 1987, 1990, 1993, 1996, 1999, 2002, 2005 һәм 2008 елларда туган кешеләр диспансерлаштыру уза ала. 40 яшьтән өлкәнрәкләргә тикшеренүне ел саен узу кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев