Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
Шәһәр сулышы

Гүзәл Миңнәхмәтова: «Архив ул детальләргә карата мәхәббәт»

Архивта 1928 елдан башлап сакланган документлар бар.

– Гүзәл Дамировна, архив белән эшләү – ул зәркән төгәллеге һәм детальләргә карата мәхәббәт дигән сүз. Бу өлкәгә ничек килдегез? – 90 нчы елларда эчке эшләр органнарында эш кагазьләрен алып бару бүлеге җитәкчесе булып хезмәт иттем. Озак вакыт Л. Я. Карпов исемендәге химия завыдында кадрлар әзерләү буенча әйдәп баручы инженер, кадрларны яллау һәм әзерләү бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкардым. Һәр эшчәнлек төре миңа документлар һәм мәгълүмат белән сак эшләүдә зур тәҗрибә бирде. Архив эшенә карата мәхәббәт тә шул чорда тугандыр, мөгаен. – Менделеев – һәркемгә таныш исем. Аның мирасын төп саклаучы булу нинди хисләр уята?

– Безнең архив муниципаль статуска ия, биредә район документлары саклана. Иң иртә даталанганнары 1928 елга карый. Минем өчен һәр документ үзенчәлекле һәм аеруча кыйммәтле. Шәһәрнең шундый бөек галим исемен йөртүе белән горурланам. Архивта аның эшчәнлеге һәм шәһәр үсеше белән бәйле бик күп кызыклы тарихи документлар бар.

– Архивтагы беренче эш көнегезне искә төшерегез әле. Сезгә нәрсә иң зур тәэсир ясады? Мәсәлән, ниндидер документмы әллә биредәге мохитме?

– Беренче эш көнемдә тарихка кагылу мөмкинлеге туудан зур соклану хисләре кичердем.

– Менделеевск архивы – ул фәнни хезмәтләр генә түгел, шәхси хатлар, фотосурәтләр, көндәлекләр дә. Архивта барлыгы күпме документ саклана?

– Башкарма комитетның архив бүлегендә 1 гыйнварга булган мәгълүматлар буенча 25 022 саклау берәмлеге исәпләнә. Шуларның 17 499ы – идарә документлары, 6 496сы – ликвидацияләнгән оешмаларның шәхси составы буенча документлар, 643е – шәхси чыганаклы документлар һәм 343е – фотодокументлар.

– Даими мәшгульлекне исәпкә алганда, үзегезгә, яраткан шөгыльләрегезгә вакыт каламы?

– Өйдә дә эштән тулысынча аерылып булмый. Моның өчен бакча сезоны башлану ярдәмгә килә. Дача участогында эшләргә яратам. Тагын – гаиләм белән вакыт уздыруны. Мин бәхетле хатын, әни һәм өч оныкның дәү әнисе. Аларга һәрвакыт миңа терәк һәм ышанычлы тыл булганнары өчен рәхмәтлемен.

– П р о ф е с с и о н а л ь эшчәнлегегездәге җиңүләр һәм казанышлар турында сөйләгез әле.

– Мин эшләгән чорда Менделеевск халкының «Минем шәҗәрәм», «Иң яхшы архив», «Гаилә тарихында буыннар кайтавазы - Тарихта без эзлебез» конкурсларындагы җиңүләрендә җан җылымның да өлеше бар. Бу еллар эчендә муниципаль архивларга грант ярдәме күрсәтү конкурсларында җиңүләребез нәтиҗәсендә матди-техник базабыз тулыланды: без сканер, күргәзмә комплексы (күргәзмә витринасы, ноутбук, экран), мобиль стеллажлар, фото- һәм видеокамералар оттык. «Татарстан Республикасының иң яхшы архивчысы-2024» һөнәри о ста л ы к ко н кур сы н ы ң « Һ ө н ә р г ә а д ы м » номинациясендә җиңү яуладым. 2025 елда исә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының күпьеллык намуслы хезмәтем һәм республиканың архив эшен үстерүгә куйган өлешем өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләндем. 2022 елдан башлап безнең архив муниципаль архивлар рейтингында иң яхшы унлыкка керә, ә 2025 ел нәтиҗәләре буенча бүлек рейтингның дүртенче баскычын били.

– Агымдагы елга үзегезгә нинди планнар куясыз?

– А р х и в б ү л е г е н е ң өстенлекле эшчәнлеге – социаль-хокукый, тематик, генеалогик һәм мөлкәт сорауларын үтәү. Шул ук вакытта архив документларын популярлаштыру да бик мөһим. Архивта архив һәм туган як тарихы дәресләре, экскурсияләр, күргәзмәләр оештырыла. Аларда килүчеләр чын архив документлары белән таныша ала. Шулай ук комплектлау чыганаклары өчен семинарлар үткәрәбез. Шәһәр җитәкчелегенә һәм коллективка ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев