Яшь менделеевсклылар «Пётр I Кубогы» өчен көрәште
Шәһәр сулышы

Яшь менделеевсклылар «Пётр I Кубогы» өчен көрәште

«Менделеевск үзәнлеге» үзәгендә тәрбияләнүчеләр Санкт-Петербургта узган абруйлы «Пётр I Кубогы» халыкара олимпиадасында катнаштылар.

Балалар үз көчләрен сынадылар һәм ике дисциплинада – менталь арифметика һәм инглиз теле буенча югары әзерлек дәрәҗәсен күрсәттеләр. Дулкынланулар һәм катлаулы биремнәр артта калды. Хәзер – җиңү шатлыгы һәм чиксез хис-төерләр генә. Икенче урынны Лада Семёнова, Данияр Фәрухшин, Стефания Минһаҗетдинова, София Шишкина, Азат Миңнәхмәтов яулады. Маргарита Овчинникова өченче урынга лаек булды.

Мондый югары дәрәҗәдәге интеллектуаль ярышларда катнашу – яшь талантлар өчен генә түгел, аларның остазлары һәм ата-аналары өчен дә зур хезмәт һәм җаваплылык.

Россиянең мәдәни башкаласына бару укучылар өчен онытылмаслык вакыйга һәм аларның үсешендә мөһим этап булды.


Нет комментариев