Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
Шәһәр сулышы

Икенче «Кыш Фест»: күңелле, креатив, позитив

Чара «Күрше» фестиваленең кышкы сезоны кысаларында узды.

Менделеевск өчен бу кабат масштаблы вакыйгага әверелде. Бу юлы «Атмосфера» командасы бәйрәм урыны итеп Ленин скверын сайлады. Кичке дүртләр тирәсендә үк скверга беренче катнашучылар җыела башлады, ә фестиваль ачылышына биредә инде халык тулы иде.

Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Юлия Рыбакова, кунакларны сәламләп, барысына да күңелле һәм кызыклы кичә теләде.

Әлмәтнең «Җиңел канатлар» урам театры тәкъдим иткән «Керпе өчен бишек җыры» әкияте тамашачыларны сокландырды. Узган юлдагы кебек үк, артистларны сәхнәдән җиңел генә җибәрмәделәр – кунакларның үзенчәлекле һәм ачык образлар белән истәлеккә фотога төшәселәре килде.

– Әкият искиткеч! Артистлар бик оста: мимика ярдәмендә, сүзсез генә барлык мәгънәне җиткерә алдылар. Оештыручыларга зур рәхмәт, барысы да канәгать калды. Артистлар белән фотога да төшәргә өлгердек, – дип тәэсирләре белән уртаклаштылар менделеевлылар.

Сәхнә янындагы фудкорт зонасында кунаклар чын мич коймагы, кайнар чәй һәм кош теле белән сыйлана алдылар.

Кинотеатр янында күңелле уеннар оештырылды, балалар анда җитезлекләрен күрсәттеләр. «КышАрт» иҗади мәйданчыгы да игътибардан читтә калмады. Ә «Җылы хат» изге теләкләр почтасы хатларны кабул итү һәм юллау белән мәшгуль булды.

Фестиваль Dj Assyuyum’нан кышкы диджей-сет һәм дискотека белән тәмамланды.

– Рәхәтләнеп биедек. Киләсе фестивальне зарыгып көтәчәкбез. Кечкенә Менделеевск өчен шундый проектлар оештырганыгыз өчен рәхмәт. Алар зур шәһәрләрдәге чаралардан бер дә калышмый, – диде бәйрәмгә җыелган халык.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев