Иң яхшы исеме өчен өч педагог көрәшә
Менделеевскта «Ел тәрбиячесе» республика һөнәри бәйгесенең муниципаль этабы башланды.
Конкурсның рәсми ачылышы 10 нчы «Миләшкәем» балалар бакчасында узды. Бу чара үз һөнәренә тугры булган, балаларда белемгә омтылыш уята алган талантлы тәрбиячеләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү максатыннан үткәрелә. Быел иң яхшы тәрбияче исеме өчен 10 нчы, 7 нче һәм 11 нче балалар бакчаларыннан Анастасия Нестерова, Александра Бакакина һәм Елена Шәрәфеева көч сынаячак.
Тантаналы чараны «Миләшкәем» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр ачты. Оештыручыларга, жюри әгъзаларына һәм катнашучыларга мәртәбәле кунаклар изге теләкләрен җиткерделәр.
– Бу конкурс – ярыш кына түгел, педагогик осталык, балаларга булган чиксез мәхәббәт һәм чын профессиональлек бәйрәме. Барлык катнашучыларга үз көчләренә ышаныч, илһам һәм, әлбәттә, уңышлар телим. Әлеге этап сезнең өчен уникаль тәҗрибәгез белән уртаклашу өчен якты мөмкинлек булсын, – диде Мәгариф идарәсе начальнигы Рәис Нәҗипов.
– Мондый мөһим конкурсны кабул итү – безнең өчен зур хөрмәт. Биредә мәктәпкәчә мәгариф өлкәсенең чын «йолдызчыклары» җыелган. Биредә без инновацион методикалар, иҗади якын килү һәм иң мөһиме – балачакны бәхетле һәм танып белүгә бай итү теләген күрербез дип ышанам, – дип мөрәҗәгать итте «Миләшкәем» балалар бакчасы мөдире Эльвира Абрамова.
Рәсми өлештән соң катнашучылар беренче сынауга керештеләр. Этап кысаларында алар берничә профессиональ бирем узарга тиеш: «Балалар белән педагогик чара» һәм аңа «үзбәя», шулай ук «Ата-аналар белән агарту чарасы».
Беренче булып осталыгын Анастасия Нестерова күрсәтте. Ул өлкәннәр төркеме балалары өчен «Авазлар дөньясында» дип исемләнгән кызыклы дәрес үткәрде. Якын көннәрдә Александра Бакакина һәм Елена Шәрәфеева да иҗади биремнәрен тәкъдим итәчәк.
Конкурс сынауларын компетентлы белгечләрдән торган жюри әгъзалары бәяли. Алар арасында: Мәгариф идарәсе методистлары Оксана Шалаумова һәм Эльвира Гыймазетдинова, мәгариф профсоюзының территориаль оешмасы рәисе Надежда Абрамова, 12 нче «Кечкенә гений» балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе, «Россиянең ел тәрбиячесе-2025» конкурсы җиңүчесе Айгөл Корбанова бар.
Конкурста катнашучыларның барысына да уңышлар, якты чыгышлар һәм һөнәри җиңүләр телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев