Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
Шәһәр сулышы

«Юл хәрәкәте яшь инспекторлары»на — 53

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалаучы балалар һәм яшүсмерләр оешмасы туган көнен билгеләп үтте Моннан 53 ел элек, 6 мартта, Юл хәрәкәте яшь инспекторлары отрядлары төзелгән иде.

Менделеевск шәһәренең яшь инспекторлары бу датаны «Атмосфера» мәдәни-күргәзмә үзәгендә актив һәм бердәм төстә бәйрәм иттеләр. Алар юл хәрәкәте куркынычсызлыгына багышланган «ЮХЯИ юллар сагында» дигән мавыктыргыч квиз-уенда катнаштылар: сорауларга җавап бирделәр, ситуацион мәсьәләләрне чиштеләр һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен гамәлдә куллану осталыкларын күрсәттеләр.

Әлеге чара балаларның юл-транспорт имгәнүләрен кисәтүдә һәм юлларда куркынычсыз тәртипне пропагандалауда актив катнашучы яшь инспекторлар эшенең мөһимлеген тагын бер кат ассызыклады.

Отряд җитәкчеләренә ЮХЯИ хәрәкәтен үстёрүгә зур өлёш керткәннәре һәм актив катнашканнары өчен Рәхмәт хатлары тапшырылды. ЮХЯИ отрядлары активлары да игътибарсыз калмады — алар дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән билгеләнделәр.

— Барлык катнашучыларны да бу истәлекле вакыйга белән котлыйбыз һәм юлларда куркынычсызлыкны саклау кебек мөһим эштә алга таба да уңышлар телибез, — диде «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» дәүләт бюджет учреждениесенең профилактика бүлеге начальнигы Мәликә Халикулова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев