Котлаулар, бүләкләүләр, карачкы яндыру: Менделеевскида май чабу атнасы төгәлләнә
Халык күңел ачуы аның ахыргы ноктасы булды.
Шәһәрлеләрне һәм кунакларны Башкарма комитет җитәкчесе Алмаз Искаков котлады, барысына да язгы кәеф, теләкләрнең чынга ашуын һәм оптимизм теләде.
Алга таба Алмаз Фәритович «Барыня-Маслёна» район бәйгесе җиңүчеләрен Рәхмәт хатлары һәм истәлекле призлар белән бүләкләде.
Өченче урыннарны 7 нче балалар бакчасы һәм «Менделеевск үзәнлеге» үзәге коллективлары бүлеште.
Икенче урыннар 4 нче мәктәпкә һәм 6 нчы балалар бакчасына бирелде. Беренчелек пальмасы Монай җирлегендә.
Халык күңел ачуы карачкы яндыру белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев