Марина Комарова: «Мин юристлыктан сәнгатькә килдем»
Үзенең тормыш юлы турында сөйләгәндә, Марина бүгенге һөнәре аңа зур канәгатьлек алып килүен ассызыклый.
Балачактан ук ул иҗади сәләтен күрсәтёп, өйдә Яңа ел тамашалары оештыра, бу процессқа туганнарын һәм хәтта йорт хайваннарын да җәлеп итә. Җиде яшендә күренекле педагог Сания Үзлова җитәкчелегендәге «Росинка» музыкаль төркеменә килүен, нәкъ менә аның ярдәмендә музыка һәм сәхнә дөньясын ачуын искә төшерә. Беренче тапкыр дәрескә килгәч, тамашачы алдында зур дулкынлану хис итә, аны җиңеп, «Выйду на улицу» җырын башкара.
— Марина Викторовна, ни өчен сәнгатькә кайтырга карар кылдыгыз?
— Сәхнәдән китү турындагы шәхси карарым аркасында булган унбиш еллык тәнәфестән соң, 2006 елда «Менделеевск чишмәләре» халык иҗаты фестивалендә катнашып, яңадан иҗат белән актив шөгыльләнә башладым. Ул вакытта төзәтү колониясендә юрист булып эшли идём, әмма музыкага булган омтылыш көчлерәк булып чыкты. Институт җитәкчеләре минем эш белән иҗатны бергә алып бару теләгемне хупладылар, шәһәр чараларында чыгыш ясарга мөмкинлек бирделәр. Ун елдан соң, 2016 елда, С. Гассар исемендәге мәдәният сарае штатына кабул ителдем. Монда тәҗрибәле һәм нәтиҗәле җитәкче Ләйсән Латыйпова кул астында үз талантларымны тормышка ашыру мөмкинлеге туды.
— «Аккорд» вокаль төркемен төзү идеясе ничек барлыкка килде?
— «Аккорд» 2017 елда туды. Башта ул совет хитларын башкаручы төрле яшьтәге яшь вокалистларны берләштерде. Вакыт узу белән студия сәнгатькә гашыйк, музыка аша үзләрен күрсәтергә омтылучы егетләрне һәм кызларны җәлеп итә башлады. Бүген «Аккорд» дистәләгән талантлы баланы берләштерә, алар тамашачыларга якты хисләр һәм ихлас башкару бүләк итәргә әзер.
— Төп эшчәнлегегездән тыш, тормышыгызда тагын нинди мавыгулар бар?
— Яраткан төсём — сары. Хайваннар белән вакыт үткәрергә яратам, аеруча Булка исемле эт һәм тутый кош белән. Мәктәптә яраткан фәннәрем рус теле һәм әдәбияты иде. Бу педагогик белеме булган әниемнең йогынтысы. Ул балачактан ук бу фәннәргә мәхәббәт уятты.
— Мәдәният өлкәсендәге ун еллык карьерагыз дәвамында нинди уңышларга ирештегез?
— Иң мөһим казанышым дип укучыларымның уңышларын саныйм. Аларның конкурслардагы җиңүләре укуны дәвам итәргә һәм талантларны үстерергә этәргеч була. Баланың уңышы — ул педагогның бергә куйган тырышлыгы һәм эмоциональ катнашы нәтиҗәсе.
— Бу уку елына нинди максатлар куясыз?
— Укучыларымның вокаль осталыгын арттырырга, конкурсларда җиңүләргә ирешергә һәм һәр яктан үсеш алган, гармонияле шәхесләр тәрбияләргә планлаштырам.
— Укучыларыгызга нинди вәгазь-нәсыйхәтләр бирәсез?
— Һәр укучымны үзенчәлекле шәхес, үзенә җәлеп итәрлек характер һәм башкару осталыгына ия булган кеше итеп кабул итәм. Балаларга үз хисләрен җыр аша ихлас җиткерә белүче, ачык күңелле кешеләр булып калуларын телим. Артистның ихласлыгы һәм намуслылыгы безнең туган шәһәребезгә, республикабызга һәм бөек Россиябезгә кирәк булган рухи кыйммәтләрне яшь буынга җиткерергә ярдәм итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев