«Атмосфера» мәдәни-күргәзмә үзәге яшь артистларны, педагогларны һәм театр сәнгатен яратучыларның барысын да берләштерде.
Оештыручы булып «Мирас» татар гимназиясенең «Беренчеләр хәрәкәте» башлангыч бүлекчәсе чыгыш ясады. Биредә «Мирас» фестивале — иҗат, сәхнә осталыгы һәм туган телгә мәхәббәт бәйрәме узды. Фестиваль Татарстан Республикасы Рәисенең гранты ярдәмендә гамәлгә ашырылган «Мирас: театр лабораториясе» проектының йомгаклау чарасы булды.
Проект дәвамында балалар театр сәнгате белән таныштылар, куелышлар өстендә эшләргә өйрәнделәр, сәләтләрен ачтылар һәм сәхнәне ышанычлы үзләштерделәр. Бүген алар зрительләргә бу зур иҗади эшнең нәтиҗәләрен тәкъдим иттеләр.
Сәхнәдә төрле тарихлар җанланды: балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре зрительләрне самими һәм дулкынландыргыч чыгышлары белән сөендерделәр; мәктәп театр коллективлары татар һәм рус телләрендә куелышлар тәкъдим иттеләр; зрительләр халык әкиятләренең интерпретацияләрен һәм заманча театр сюжетларын күрделәр. Һәр чыгыш үзенең атмосферасы, ихласлыгы һәм үзенчәлеге белән аерылып торды.
Фестиваль катнашучыларына сәламләү сүзе белән «Беренчеләр хәрәкәте»нең җирле бүлекчәсе җитәкчесе Андрей Гриненко мөрәҗәгать итте. Ул оештыручыларга һәм педагогларга башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде, балаларның иҗади потенциалын үстерү өчен мондый инициативаларның әһәмиятен ассызыклады һәм яшь артистларга яңа уңышлар һәм илһам теләде.
Нет комментариев