Укытучыларга иминият пенсиясе махсус стаж туплаганнан соң билгеләнә — моның өчен 25 ел педагогик стаж һәм 30 пенсия коэффициенты кирәк.
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге укытучыларга иминият пенсиясен пенсия яшенә җиткәч түгел, ә махсус стаж туплаганнан соң билгели. Моның өчен балалар өчен мәгариф учреждениеләрендә педагогик вазыйфаларда ким дигәндә 25 ел стаж һәм 30 пенсия коэффициенты тупларга кирәк.
Педагоглар өчен иминият пенсиясен билгеләүнең махсус тәртибе гамәлдә. Төп шарт — һөнәри эшчәнлекнең дәвамлылыгы, әмма кирәкле махсус стаж һәм пенсия билгеләү арасында биш еллык чор каралган. Шулай итеп, 2026 елга кирәкле стаж эшләп туплаган педагог 2031 елда пенсия алу хокукын гамәлгә ашыра алачак. Бу чорда педагог булып эшләү яки хезмәт эшчәнлеген дәвам итү мәҗбүри түгел — кайда һәм кем булып эшләү пенсия билгеләү хокукына түгел, бары булачак пенсия күләменә генә тәэсир итә.
Кирәкле 25 ел педагогик стаж эшләгәннән соң, хезмәткәр пенсионер алды статусын ала. Бу аңа әлеге категория гражданнары өчен каралган гарантияләрдән файдалану хокукын бирә.
Махсус стажны исәпләгәндә, балалар белән турыдан-туры эшләү еллары гына исәпкә алынмый. Кайбер очракларда аңа педагогның һөнәри белем алуга яки квалификациясен күтәрүгә багышлаган чорлары да кертелә. Мондый чорларны исәпкә алу өчен хезмәткәрнең вазыйфасы һәм уртача табышы сакланырга, ә уку вакытында иминият взнослары түләнергә тиеш.
Эдуард Вафин:
«Педагогларга үзләренең шәхси счетларында чагылыш тапкан мәгълүматны вакыт-вакыт тикшереп торырга кирәк. Болай эшләү исәпкә алынган стаж дәвамлылыгын һәм формалашкан пенсия коэффициентлары санын күзәтеп барырга һәм аерым очракларда пенсияне рәсмиләштерү вакыты җиткәнче мәгълүматларга төзәтү кертергә мөмкинлек бирә».
Нет комментариев