Район башлыгы предприятие һәм оешма җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде.
Район башлыгы Роберт Искәндәров предприятие һәм оешма җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде һәм атнаның төп вакыйгалары турында сөйләде.
Киңәшмәдә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Иванов катнашты. Ул районга мәдәният, мәгариф һәм спорт юнәлешләре буенча грантларда актив катнашырга киңәш итте. Шулай ук Менделеевскның территорияне үстерү һәм таныту буенча алып барган актив эшчәнлеге өчен рәхмәт белдерде.
«Менделеевлылар территорияне үстерүдә яхшы нәтиҗәләр күрсәтә, һәм бу эшкә ярдәм итү мөһим. Грантларда катнашу район өчен яңа мөмкинлекләр ачачагына ышанам», — диде Анатолий Иванов.
Нет комментариев