Hайонда шәһәрнең цифрлы игезәге проекты эшли башлый/
Район делегациясе Роберт Искәндәров белән берлектә «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә булды. Биредә Kazan Digital Week 2026 халыкара форумы ачылды.
Ачылыш тантанасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Форум елдан-ел колачлырак уза: быел ул дөньяның 76 иленнән 20 меңнән артык катнашучыны җыйды.
Менделеевлылар Россия һәм чит илләрнең 250 алдынгы IT-компаниясе тәкъдим иткән заманча казанышлар күргәзмәсе белән танышты. Шулай ук форумның пленар утырышы узды. Анда Россиянең цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Максут Шадаев һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Төп темалар — цифрлы технологияләрне һәм ясалма интеллектны үстерү.
Роберт Искәндәров районыбызда да заманча технологияләрнең үсеш алуын билгеләп үтте:
«Мәсәлән, Менделеевскида шәһәрнең цифрлы игезәге проектын эшләтеп җибәрәбез. Ул биналар, юллар, коммуникацияләр, ландшафт турындагы мәгълүматларны берләштерәчәк. Бу төзекләндерү эшләрен нәтиҗәлерәк башкарырга, коммуналь проблемаларны хәл итәргә, яшелләндерүне яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк. Күптән түгел Рөстәм Нургалиевичның йөкләмәсе буенча оештырылган ясалма интеллект буенча укуларда катнаштым. Безгә заманча казанышлардан һәрчак хәбәрдар булырга һәм аларны халык мәнфәгатьләрендә кулланырга омтылырга кирәк. Әйтик, шәһәр хезмәтләре һәм системалары эшен күзәтеп тору өчен сервислар булдырырга мөмкин. Без үсәбез, шәһәрдә һәм районда яшәү шартларын тагын да уңайлырак итүгә ихтыяҗ арта. Бүгенге шартларда бу ихтыяҗны ясалма интеллекттан башка канәгатьләндерү мөмкин түгел», — дип билгеләп үтте район башлыгы.
Фото: район башлыгының матбугат хезмәте
Нет комментариев