Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Шәһәр сулышы

Менделеевлылар шәһәр буенча велоэкскурсиягә катнаша ала

Чараны туган якны өйрәнү музее һәм «Беренчеләр хәрәкәте» оештыра.

Шәһәр халкы һәм кунаклары яңа мавыктыргыч чарага — Менделеевск буенча велоэкскурсиягә чакырыла, аны туган якны өйрәнү музее һәм «Беренчеләр хәрәкәте» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте үткәрәчәк.

Һәр катнашучыга маршрут картасы биреләчәк. Иң игътибарлылары жетонлар алачаклар, аларны оештыручылардан шәп бүләкләргә алыштырырга мөмкин булачак. Пушкин картасы буенча билет сатып алучылар арасында махсус приз уйнатылачак.

Чара 27 июльдә 18.00 сәгатьтә С. Гассар исемендәге Мәдәният сарае янындагы Д. И. Менделеев һәйкәле янында башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев