Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
Шәһәр сулышы

«Менделеевск 2.0» сәнгать паркы 91 процентка тулган

Эшкуарлар белән очрашуда икенче чиратны башлау һәм үсеш планнары турында фикер алыштылар.

«Атмосфера» гөмбәзендә район башлыгы Роберт Искәндәровның бизнес-бергәлек вәкилләре белән эшлекле очрашуы узды.

Чарада 2025 елның төп икътисади нәтиҗәләре йомгакланды һәм якын киләчәккә үсеш драйверлары билгеләнде. Шуларның берсе – «Менделеевск 2.0» сәнгать паркының икенче чиратын тиз арада эшләтеп җибәрү.

Роберт Искәндәров эшкуарларга территориянең социаль-икътисади үсеше турындагы мәгълүматларны тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, 2025 ел йомгаклары буенча районның тулаем территориаль продукты рекордлы дәрәҗәгә – 35,3 млрд. сумга җиткән. Бу төп тармакларның тотрыклы эшләвен һәм алгарыш динамикасын күрсәтә.

– Югары инвестицион активлык бу үсешнең иң мөһим драйверы булып кала. Үткән елда төп капиталга инвестицияләр күләме 4,8 млрд. сум тәшкил итте. Бу – районда уңайлы инвестицион климат булдыру буенча бизнес-бергәлек белән берлектә алып барган системалы эшебезнең турыдан-туры нәтиҗәсе, – дип ассызыклады Роберт Ринатович.

Очрашу барышында индустриаль инфраструктураны үстерүгә аерым игътибар бирелде. Р. Искәндәров бу юнәлештәге зур уңышларны билгеләп үтте.

Белешмә

«Менделеевск 2.0» сәнгать паркы югары ихтыяҗ таләп итә һәм бүгенге көндә 91% ка тулган. Якын арада проектның икенче чиратын башлап җибәрү планлаштырыла, бу резидентлар өчен яңа мөмкинлекләр ачачак.

Шулай ук 900 гектар мәйданны биләгән «Алабуга-Менделеевск» махсус икътисади зонасы (МИЗ) оештырылды һәм уңышлы эшләп килә, ул инвесторларга уникаль преференцияләр тәкъдим итә.

Чарада шулай ук «Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнгать палатасы» берлеге Территориаль үсеш департаменты директоры Ринат Сабиров катнашты. Ул районның уңай динамикасын билгеләп үтте, палатаның яңа инвесторлар җәлеп итүдә һәм бергәләп проектларны тормышка ашыруда ярдәм итәргә әзерлеген белдерде. Очрашу ачык диалог форматында узды: эшкуарлар район җитәкчелегенә сораулар бирә, актуаль проблемалар турында фикер алыша һәм эшлекле мохитне яхшырту буенча үз тәкъдимнәрен җиткерә алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев