Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
Шәһәр сулышы

Менделеевск ишегаллары геройлары

Ишегалларындагы техника гөрелтесе артында хезмәтләре еш кына игътибардан читтә калучы кешеләр тора.

Болар – ишегалды себерүчеләр һәм ТКХ/Идарә итүче компания эшчеләре.

Шәһәр йоклаганда аларның эш көне инде кызган була. Беренче кар төшү һәм суыклар башлану белән, урамнардагы тәртип һәм куркынычсызлык өчен җаваплы булган бу кешеләр өчен иң авыр сезон башлана.
«Мирас»та кышкы могҗиза: кар эттерү – үзе бер сәнгать

«Мирас» татар гимназиясе территориясендәге тәртип аның директоры Рафаэль Хәмәтшинның шәхси контролендә. Монда карны оператив рәвештә һәм аеруча тырышлык белән чистарталар.

Чисталык һәм уңайлык турындагы көндәлек кайгыртучанлыкны менә инде ун ел буе Әхмәт Мөбәраәкшин тормышка ашыра. Ул «Мирас» гимназиясенең куркынычсыз гына түгел, ә матур урын булуы өчен җанын биреп эшли.

– Миңа эшемнең нәтиҗәсен күрү ошый: балалар, укытучылар һәм ата-аналар рәхәтләнеп йөри торган ишегалды – үзе бер шатлык, – дип уртаклаша Әхмәт Фәизович.

Аның кышкы эшендәге төп коралы – заманча электр кар эттергече. Бу тиз генә түгел, ә соклангыч матур да: кар чистарту процессы кышкы остаханәдәге сәнгатьне хәтерләтә.

Ишегалды себерүче философиясе: гадилектә матурлык күрә белү

Таныш булыгыз: Любовь Азина. Менделеевскиның Тукай һәм Химиклар урамнарындагы берничә йортта яшәүчеләр өчен ул – чисталык һәм куркынычсызлык гаранты. Без йоклаганда, ул менә инде унынчы ел рәттән кар стихиясе белән көрәшә.

Иртәнге сәгать алтыда, күбебез беренче будильник тавышын гына ишеткәндә, Любовь Николаевна үз ишегаллары буенча беренче әйләнешен тәмамлап килә. Хәзер аның төп максаты – кар һәм бозлавыкны чистарту.

– Кыш көне иң җиңеле – чүп җыю, – ди Любовь, –көрәген тыгыз карга кадап. – Аннары иң авыры башлана: кар ыргытабыз, боз чабабыз, җәяүлеләр һәм машина йөртүчеләр куркынычсызлыгы өчен ком һәм тоз сибәбез. Кыш көне авыр, аеруча хатын-кызларга. Салкын булганда бигрәк тә. Ләкин барысына да өлгерергә кирәк: кешеләр эшкә, балалар мәктәпкә бара. Юллар куркынычсыз булырга тиеш.

Аның бу өлкәдә ун еллык эш стажы бар. Көн саен, теләсә нинди һава торышында, ул үз «постына» чыга: тротуарлар, балалар мәйданчыклары, подъезд юллары – аның биләмәсе. Бу территория – аның җаваплылыгы һәм, ниндидер мәгънәдә, кечкенә бер дәүләте.

Ләкин Любовь Николаевна үзе белдергәнчә, бу авыр эштә зур ярдәм дә бар.\– Йортта яшәүчеләрнең битараф калмыйча ярдәм итүләре яхшы, – дип уртаклаша ул. – Чыгалар, дәртләндерәләр, үз подъездлары алдын чистартырга булышалар. Иң мөһиме – рәхмәт әйтәләр. Хезмәтеңне кышын гына түгел, җәен, язын һәм көзен дә күреп бәяләсәләр, бу бик кыйммәт.

Халыкның рәхмәт сүзләре – еш кына күләгәдә кала торган хезмәт өчен иң яхшы бүләк. Любовь Николаевна кебек кешеләр булганда ишегалларыбыз чиста, ә юллар шугалак түгел. Аның тарихы – физик хезмәт турында гына түгел, ә ныклык һәм кешелек җылылыгы турында да.

– Эшем мине иң мөһименә – сабырлыкка һәм гади әйберләрдә дә матурлык күрә белергә өйрәтте, – ди Любовь Николаевна. – Кар яуганнан соң чистартылган ишегалдына, күршеләрнең канәгать йөзләренә карыйсың да – күңелгә якты булып китә.

P.S. Кыш дәвам итә. Гади генә «рәхмәт» сүзе, үз подъездың янында яки машина кую урынында кар эттерү – бу аларның авыр хезмәтен җылытучы кешелек җылылыгы. Геройларыбызга ярдәм итик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев