Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
Шәһәр сулышы

«Менделеевск төбәге тарихы»: яңа китап тәкъдир ителде

Җыентык архив документлары нигезендә төзелгән.

Үзәк китапханәдә төбәк тарихын өйрәнүче Елена Мещерякованың яңа китабын тәкъдир итү чарасы оештырылды. Елена Юрьевна билгеләп үткәнчә, җыентыкка Менделеевск шәһәренең барлыкка килүе һәм үсеше, райондагы торак пунктлар, шулай ук бүгенге көндә юкка чыккан, ләкин Бондюг халкы күңелендә сакланган авыллар турындагы архив материаллары кергән.

Тантанада район китапханәчеләре, мәктәп китапханәләре вәкилләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

– Яңа китап презентациясе – район өчен чынлап та истәлекле вакыйга. Бу үз туган ягының тарихын яратучылар һәм өйрәнүчеләр өчен зур бүләк, – диде район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева. – Елена Юрьевна чын мәгънәсендә уникаль хезмәт иҗат иткән. Монда архив материаллары, шаһитларның истәлекләре һәм тарихи документлар җентекләп җыелган һәм системага салынган. Бу китап – күпьеллык тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Автор, профессиональ белемнән тыш, үзенең кече ватанына булган чиксез мәхәббәтен дә салган.

Китапның тагын бер кыйммәте – анда шәһәр тарихы гына түгел, райондагы барлык җирлекләрнең үткәне дә чагылыш тапкан. Без Тын Тау, Бондюг, Камаш авылларының һәм завод поселогының ничек үсүен, аларның бердәм бер бөтенгә – яраткан Менделеевск шәһәренә ничек берләшүен күзәтә алабыз. Бу басманың мөһимлеген бәяләп бетергесез. Ул үткәннәр турында гына сөйләми, бүгенге көнне яхшырак аңларга, безне үзенчәлекле итүче традицияләрнең тамырларын күрергә ярдәм итә.

Автор китапны язу барышы турында сөйләде һәм җыентыкны бастырып чыгаруда ярдәм иткән район җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде. Кичәдә катнашучылар бертавыштан «Менделеевск төбәгенең тарихы» китабы мәктәп укучылары өчен дә, районда яшәүчеләр өчен дә файдалы белем чыганагы булачак дигән фикергә килделәр.

Елена Мещерякова китап өстендә ничек эшләве турында сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев