Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Шәһәр сулышы

Менделеевскида 1403 үзмәшгуль теркәлгән

Хакимияттә район башлыгы Радмир Беляев һәм ТР Икътисад министрлыгы вәкилләре белән эшмәкәрлек һәм инвестицияләр буенча Советның киңәйтелгән утырышын үткәрелде.

Икътисадны тотрыклы үстерү фактларының берсе булып кече һәм урта эшмәкәрлек санала. Район территориясендә кече һәм урта эшмәкәрлекнең 762 субъекты теркәлгән, 1403е —үзмәшгульләр. Моның хакында Советның киңәйтелгән утырышын барышында Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад, ТОСЭР һәм эшмәкәрлеккә ярдәм буенча урынбасары Ленар Әхмәтов хәбәр итте.

«2022 елның 11 аенда республика муниципаль берләшмәләре йомгаклары буенча социаль-икътисадый үсеш рейтингында безнең район, 45 район арасында, 12 нче урынны били. Шәһәр һәм авыллар халкы булган муниципаль районнар арасында Менделеевск икенче урында», — дип сөйли Ленар Раилевич.

Икътисадның тотрыклы үсеше төп капиталга инвестицияләр артуга китерә. Инвестицияләрнең күләме, бюджет средстволарын да кертеп, 2,8 млрд. сум тәшкил итә. Актив эшчәнлек өчен Менделеевск РФ ВЭБ версиясе буенча моношәһәрләрнең иң яхшы топ-10лыгына керде. Гомумән алганда ТОСЭР резидентлары тарафыннанн 834 миллион сумга инвестицияләр кертелгән, 148 эш урыны булдырылган.

Утырыш барышында кече һәм урта эшмәкәрлекнең экспорт-ориентлашкан субъектларын дәүләт яклавы чаралары турында «ТР эшмәкәрлекне яклау фонды» Коммерцияле булмаган микрокредитлы компания эскпортына булышлык үзәге җитәкчесе урынбасары Ольга Грезнева сөйләде. Аннан соң район башлыгы Радмир Беляев йомгак ясады.

«Бизнес һәм шәһәр синхронлашырга тиеш, эшмәкәрләргә плалаштырылган проектларны өйрәнергә кирәк. Шулай ук шәһәр дә эшмәкәрләрнең үзенчәлекләрен һәм идеяләрен исәпкә алырга һәм җирле бизнеска масштаблашырга ярдәм итәргә бурычлы. Шул вакытта бердәм үсешнең нәтиҗәсе күренәчәк», ‒ дип билгеләде Радмир Илдарович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев