Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
Шәһәр сулышы

Менделеевскида Җәлил авазы яңгырады

С. Гассар исемендәге мәдәният сараенда Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган район шигырь бәйгесе узды.

Фестиваль Татарстан Республикасында игълан ителгән Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы кысаларында оештырылды. Чара инициаторлары – Мәгариф һәм Мәдәният идарәләре, Бөтендөнья татар конгрессының Менделеевск җирле бүлекчәсе, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе. 15 февральдә күренекле татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулды.

Ул фашист әсирлегендә язган патриотик шигырьләре белән танылган. Аның иҗаты – татар һәм Россия мәдәниятенең мөһим өлеше. Чара барышында балалар һәм педагоглар Җәлилнең балачак дөньясына кагылдылар, аның биографиясе турында кызыклы фактлар белделәр. Конкурс иң талантлы иҗатчыларны – балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрдән алып өлкән сыйныф укучыларына кадәр җыйды. Балалар каһарман-шагыйрьнең шигырьләрен һәр юлга күңел җылысын салып, үтемле һәм ихлас итеп укыдылар.

Алып баручы Ясминур Гыйзәтуллина (Үзәкләштерелгән клублар системасы), яшь вокалчылар (С. Гассар исемендәге мәдәният сарае һәм Балалар сәнгать мәктәбе), китап күргәзмәсе һәм фотозона (Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы) кичәдә үзенчәлекле иҗади мохит тудырды. Кичә күңелле мизгел белән тәмамланды: барлык катнашучылар да дипломнар һәм татлы бүләкләр белән билгеләнделәр. Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы хезмәткәрләре китап күргәзмәсе-фотозона әзерләгән иде, ул чарада катнашучыларны бөек татар шагыйре-сугышчысы Муса Җәлил иҗаты белән таныштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев