Менделеевскида милли чыршы: күңелле, позитив, креатив
С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда уздырылган чара яңа ел бәйрәмнәрен тәмамлады һәм Россия халыклары бердәмлеге елына старт бирде.
Катнашучыларны һәм кунакларны башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Юлия Рыбакова сәламләде.
Татарлар, руслар, керәшеннәр, удмуртлар һәм марилар үз талантларын күрсәттеләр, тамашачыларны һәм коллегаларын милли уеннарга җәлеп иттеләр. Милли Кыш бабайлар һәм Кар кызлары, әкият персонажлары бәйрәмгә үзенчәлекле төсмер өстәделәр.
Милли чыршы дуслык әйлән-бәйләне белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев