Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
Шәһәр сулышы

Нәзберек хатын-кыз иңендәге алтмыш төрле эш

Авыл һәм кешеләр. Ясминур Гыйзәтуллина үзенең яше турында: «Алтмыш плюс», ди.

Җырлый, бии, керәшен ансамбле белән җитәкчелек итә, музей бүлмәсен баета, тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш балаларының истәлекләрен бөртекләп җыя, көндәлек хезмәте белән МХО сугышчыларына ярдәм итә.

«Гадәти клубның гадәти иртәсе»

Мөдире Ясминур Галиевна бклган Сәйтәк мәдәният учреждениесенең эш көне һәрвакыт менә шундый пост белән башлана. Бу мактану да, өйдәге эшләрен калдырып клубка ашыгучы авылдашларына мәдхия җырлау да түгел. Битараф булмаган кешеләр тизрәк җиңү килүен, солдатларның өйләренә кайтып, туганнарын кочаклауларын бик телиләр. Моның өчен алар кулларыннан килгәннең барысын да эшлиләр: ватниклар, госпитальләр өчен кирәк-яраклар тегәләр, реторт-ашлар өчен яшелчә, ит киптерәләр, үлән чәйләре, йорт токмачы әзерлиләр, челтәрләр үрәләр. Болар игелекле эшләрнең тулы булмаган исемлеге генә.

Агач остасы һәм клуб мөдире кызы

Ясминур Арча районының матур табигатьле Кышкар авылында туган. Гаиләдә бишенче бала, әтисенең яраткан кызы була. Әтисен тирә-юньдә оста агач эше белгече буларак беләләр. Ул төзегән йортларның исәбе-хисабы юк. Әнисе – авыл клубы мөдире, үз вазифаларын җан җылысын биреп үти. Ясминур балачактан сәхнәдә бөтерелә.
– Бервакыт гаилә ансамбле белән чыгыш ясадык: абый гармунда уйный, әни, апа һәм мин җырлыйбыз. Буем кечкенә булганга, мине урындыкка бастырып куйдылар. Урындыкка үрмәләп менгәч, бөтен зал көлгән иде, – дип искә ала ул.

Һөнәр сайлау – язмыш кушуы

Сигез еллык мәктәпне тәмамлагач, кыз документларын Алабуга мәдәни-агарту училищесына тапшыра. Әнисе аны бу фикереннән кире кайтарырга тырышып карый:

– Кызым, – ди ул, – кешеләр белән мөнәсәбәтләр кору, һәрчак күз алдында булу җиңел түгел. Булдыра алырсыңмы?

Ясминур булдыра. 1984 елда дипломлы белгеч юллама буенча Бәзәкә авылына килә. Клуб эше аны чаралар, концертлар, фестивальләр һәм конкурслар өермәсенә алып кереп китә. Биредә ул язмышын – Илгизне дә очрата. Бәхетле гаиләдә балалары Алмаз, Фәнис һәм Миләүшә үсә, хәзер зур куанычлары – оныклары.

Мәдәни тормыш һәм тарихи мирас үзәге

Хәзерге вакытта Ясминур Галиевна Сәйтәк клубына җитәкчелек итә. Яңа бинада уңышлы эшләү өчен барлык шартлар да тудырылган. Мәдәният учагында тормыш чынлап та кайнап тора: репетицияләр, концертлар, тематик кичәләр, төрле яшьтәге авылдашлар өчен чаралар уздырыла. Бер бүлмә «Керәшен җорты» музее өчен бирелгән, анда милли киемнәр, керәшеннәрнең көнкүреш әйберләре белән танышырга мөмкин. Ясминур Гыйзәтуллина оештырган «Карендәшләр» ансамбле авылның гына түгел, район һәм республика чараларының да бизәге булып тора. Аның ярдәме белән Сәйтәктә «Керәшен гүзәле» конкурсы, Питрау бәйрәме традициягә керде, ә «Баян+гармун» фестивале төбәкара статусын алды.

Икеләтә бәйрәм

Бу көннәрдә язмабыз герое күркәм юбилее һәм Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан күпсанлы котлаулар кабул итә. Редакция коллективы да бу теләкләргә кушыла, Ясминур Галиевнага бетмәс-төкәнмәс энергия, рух ныклыгы һәм оптимизм тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев