«Полиция Кыш бабае» юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча акция үткәрде
Профилактика чарасы менделеевлыларга юлларда куркынычсызлык турында искә төшерде.
Юл инспекциясе, «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУ хезмәткәрләре һәм «Менделеев үзәнлеге» балалар һәм яшүсмерләр иҗат үзәгенең яшь юл инспекторлары кышкы тылсымчылар белән бергә шәһәр халкын котладылар һәм мөһим кагыйдәләрне искә төшерделәр.
Файдалы тукталышлар
Кыш бабай белән Кар кызы юл полициясе хезмәткәрләре белән берлектә машина йөртүчеләрне туктаттылар. Акциядә катнашучылар Яңа ел котлаулары һәм файдалы бүләкләр – яктылыкны кайтаручы жилетлар, тематик белешмәлекләр, блокнотлар һәм ручкалар алдылар.
«Полиция Кыш бабае» акциясе яңа ел кәефен мөһим миссия – тормышны һәм сәламәтлкне саклау белән тәңгәлләштерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев