Приз фонды 100 мең сум тәшкил итәчәк
Менделеевск районында XXV район халык иҗаты фестивале узачак.
Катнашу өчен гаризалар 31 мартка кадәр кабул ителә.
Положениедә әйтелгәнчә, быел фестиваль «Ватан. Батырлык. Бердәмлек» исеме астында узачак һәм Россия халыклары бердәмлеге елына, Татарстанда Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланачак.
Номинацияләр: «Вокал», «Дан минуты», «Хореография». Фестиваль ике көн дәвамында үткәрелә.
Беренче көн – 8 апрель. Алынган гаризалар нигезендә иҗат коллективларын карау һәм ялгыз башкаручыларның чыгышлары формасында уза. «Вокал» номинациясе: «Вокал-соло», «Кече формадагы вокал», «Вокал ансамбльләре», «Вокал хор».
Икенче көн – 9 апрель. Иҗат коллективларын карау һәм ялгыз башкаручыларның чыгышлары. «Хореография» номинациясе: «Хореография», «Кече формадагы хореография», «Хореография ансамбльләре». «Дан минуты» номинациясе: (сәнгатьле сүз, инструменталь сәнгать, КВН); Ике көнлек карау нәтиҗәләре буенча сайлап алынган һәм Гала-концерт тематикасына туры килгән иң якты номерлардан торган йомгаклау концерты 17 апрельдә (якынча) булачак.
Лауреат исемен яулаган барлык номерлар да программага кермәскә мөмкин, әмма һәр катнашучы төрле дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев