Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
Шәһәр сулышы

Раштуа калейдоскобы

С. Гассар исемендәге мәдәният сарае мәйданында оештырылган Раштуа ярминкәсе һәм бәйрәм концерты менделеевлыларны бергә җыйды.

Шәһәр халкы якты Раштуа бәйрәмен күңел ачулар, тәмле сыйлар һәм халык бәйрәмнәренә хас булган җылы атмосферада каршы алды.

Кунаклар өчен бай программа әзерләнгән иде. Төп сәхнәдә иҗат коллективлары һәм артистлар башкаруында җырлар, музыкаль номерлар яңгырады. Өлкәннәр концерт карап, сәүдә рәтләрендә һәм күргәзмәдә товарлар сайлаган арада, балалар бизәлгән чыршы янында күңел ачтылар. Нәниләр хәрәкәтле уеннарда катнаштылар, озын буйлы курчаклар белән бергә әйлән-бәйлән уйнадылар һәм таныш көйләргә кушылып җырладылар.

Мичтә пешерелгән кайнар коймак һәм хуш исле чәй белән сыйлау ноктасы аеруча зур кызыксыну уятты – биредә һәр теләүче җылына һәм сыйлана алды.

Район башлыгы Роберт Искәндәров шәһәр халкын һәм кунакларны Раштуа бәйрәме белән котлады, һәркемгә сәламәтлек, гаилә җылысы һәм иминлек теләде. Чара чын мәгънәсендә гаилә бәйрәме төсен алды, барлык катнашучыларга якты тәэсирләр һәм ел буена җитәрлек күтәренке кәеф бүләк итте.

Таныш көйләрне уйнап, мәйдан буйлап йөрүче гармунчылар бәйрәм рухын тагын да көчәйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев