«Шифалы су-Ижминводы» шифаханәсендә истәлекле чара үтте.
С. Гассар исемендәге мәдәният сараеның иҗат коллективлары һәм солистлары савыктыру учреждениесендә үзләренең талантын күрсәттеләр.
– Бу концерт белән без Россиядә Халыклар бердәмлеге елына, Татарстанда Хәрби дан һәм хезмәт батырлыгы елына, Менделеевскта Гаилә бердәмлеге елына старт бирәбез, – диде шифаханә директоры Сәлим Хәбибуллин. – Алда әле чаралар күп булачак, бу якты вакыйга истәлекле даталар елында игелекле эшләрнең башы булсын.
Алып баручылар Гөлназ Сафина һәм Марина Комарова музыкаль һәм патриотик номерлар белән үрелеп барган программа тәкъдим иттеләр. Мәдәният сарае коллективлары сәхнәдә зур уңыш белән чыгыш ясадылар. «Вдохновение» клубы катнашучылары халык композицияләрен башкарды, «Аккорд» вокал студиясе артистлары Россия, әниләр һәм туган шәһәр турындагы җырлары белән тамашачыларны куандырдылар. Солистлар Раушан Зиннуров, Марина Комарова һәм Ләйсән Мәгафурованың күңелгә үтеп керерлек чыгышлары тамашачыларда аеруча зур соклану уятты.
Концерт шифаханәдә ял итүчеләр һәм хезмәткәрләр өчен искиткеч бүләк булды. Бу чара «Шифалы су-Ижминводы» санаториеның район һәм республиканың дәвалау җәүһәре генә түгел, ә рухи баю һәм якты ял өчен барлык шартлар тудырылган мәдәни тормыш үзәге булуын да тагын бер кат исбатлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев