Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
Шәһәр сулышы

Смэш – куәтле бәрү

Район тарихында яңа бит ачылды.

«Аммоний» акционерлык җәмгыяте ярдәме белән бадминтон секциясе эшли башлады. Бүген республикада мондый мәйданчыкларга ихтыяҗ зур. Бадминтонны олылар да, балалар да үз итә. Балалар өчен бу спорт төре – үзенә күрә бер «социаль лифт» та, чөнки ул ил җыелма командасына эләгү, бөтенроссия һәм халыкара ярышларда катнашу мөмкинлеге бирә.

– Спортны үстерүгә һәм балаларыбызның киләчәгенә игътибарлы булганнары, зур өлеш керткәннәре өчен «Аммоний» җитәкчелегенә тирән рәхмәтемне белдерәм, – диде район башлыгы Роберт Искәндәров. – Без һәр мәктәп базасында бадминтон секцияләре ачарга планлаштырабыз. Февраль аенда Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы җитәкчелеге һәм республика Бадминтон федерациясе рәисе белән очрашу булачак. Анда Менделеевск шәһәрендә бу юнәлешне алга таба үстерү һәм районда республика бадминтон спорт мәктәбенең филиалын ачу чаралары турында фикер алышачакбыз. Бадминтонда «смэш» дигән термин бар – бу куәтле бәрү дигәнне аңлата. Без нәкъ менә шундый куәтле «хәрәкәт» ясадык дип ышанам, һәм уеныбыз көчле, озак һәм уңышлы булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев