Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
Шәһәр сулышы

Татарстанда Сабан туйлары 6, 7, 13 һәм 20 июньдә, ә Каравон 23 майда узачак

Тиешле указлар Татарстан Республикасы Рәисе сайтында бастырылган.

2026 елда республиканың авыл торак пунктларында һәм район үзәкләрендә Сабан туе 6 һәм 7 июньдә узачак. Чаллыда бәйрәм 13 июньгә, ә Казанда 20 июньгә планлаштырылган.

Сабан туе, кагыйдә буларак, июнь аенда үткәрелә: язгы чәчү тәмамланганнан соң беренче шимбәдә – авылларда, бер атнадан республиканың эре шәһәрләрендә билгеләп үтелә, тагын бер атнадан төп бәйрәм Татарстан башкаласында уза.

2026 елда Каравон бәйрәме традиция буенча Татарстанның Лаеш районы Никольское авылында 23 майда узачак. Каравонны республикада 1993 елдан бирле ел саен билгеләп үтәләр. Рус фольклоры фестивале 2003 елда Татарстанның дәүләт бәйрәме статусын алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев