Төп максат — һәркемгә кулайлык
Менделеевскида җәмәгатьчеләр һәм хакимият вәкилләре социаль объектларның инвалидлар өчен никадәр кулай булуын тикшерделәр.
Халыкның аз мобильле төркемнәре өчен шәһәр мохитенең никадәр кулай булуын бәяләү буенча бергәләп рейд уздырылды.
Башкарма комитет, инвалидларның җәмәгать оешмасы һәм «Игелек аренасы» хәйрия фонды вәкилләре районның төп социаль учреждениеләрен карап чыктылар.
Мониторинг барышында активистлар «Яшьлек» яшьләр үзәгендә, «Батыр» спорт мәктәбендә, «Юность» район мәдәният йортында һәм «Атмосфера» мәдәни-күргәзмә үзәгендә булдылар. Биналарга тоткарлыксыз керү мөмкинлегенә, махсуслаштырылган парковкалар булуына һәм эчтә йөрү уңайлыгына аерым игътибар бирелде.
Комиссия әгъзалары, алар арасында инвалидларның җирле оешмасы рәисе Рөстәм Миңнегәрәев тә бар иде, уңай динамиканы билгеләп үттеләр. Тикшерү күрсәткәнчә, күп кенә объектларда керү төркемнәре яхшыртылган, ишек канатлары киңәйтелгән һәм инвалидлыгы булган кешеләрнең автотранспорты өчен махсус парковка урыннары җиһазландырылган.
Шулай да, рейд барышында гамәлдәге стандартларга туры килмәгән кимчелекләр дә теркәлде. Күчмә киңәшмә йомгаклары буенча учреждение җитәкчеләре өчен тәкъдимнәр исемлеге төзеләчәк. Бу җитешсезлекләрне бетерү сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар өчен тагын да уңайлы шартлар тудырырга мөмкинлек бирәчәк.
— Безнең уртак бурыч — яшенә һәм сәламәтлек торышына карамастан, барлык шәһәрлеләр өчен дә тигез шартлар тудыру. Хакимият, бизнес һәм җәмәгатьчеләрнең бердәм тырышлыгы белән без шәһәрнең һәрбер кешесе өчен гармониягә һәм уңайлылыкка ирешә алачакбыз, — дип ассызыкладылар район хакимиятендә һәм алга таба да актив хезмәттәшлеккә әзер булуларын белдерделәр.
Мондый рейдлар төбәктә инклюзив мохит формалаштыру буенча масштаблы чаралар планының мөһим өлёше булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев