Тормыш имтиханы өчен 100 балл: Тихоноводан Анна Филатова гасырлык юбилеен билгеләде
Шәһәр сулышы

Тормыш имтиханы өчен 100 балл: Тихоноводан Анна Филатова гасырлык юбилеен билгеләде

Аның язмышына кырыс сынаулар төшә.

Ветеран гомере буе «Тойминский» совхозында эшли: кочегар, тегермәнче, терлек караучы була.

Анна Григорьевнаны 100 яше һәм Халыкара хатын-кызлар көне белән район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева котлады.

«Сез — илебезнең тере тарихы, — диде Ләйсән Камилевна. — Хезмәт биографиягез сезне бернинди дә кыенлыклар һәм сынаулар сындырмавын дәлилли».

А.Филатова сеңлесе Нина Михайловна кайгыртуында. Аның хәлен башка туганнары да белешә.


Нет комментариев