Волонтерлар өчен арт-терапия
Районның «Безбергә» үзәгендә Раштуа очрашуы узды.
Чара махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләрен һәм хатыннарын – бүгенге көндә ныклы тыл һәм таяныч булып торучы затларыбызны берләштерде.
Әлеге очрашуны «Безбергә» волонтерлар хәрәкәте җитәкчесе, Ватан сугышчылары гаиләләре комитетының райондагы вәкиле Марина Глебова оештырды. Чараның хөрмәтле кунагы – Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте вәкиле Марина Симонова булды.
Очрашуның үзәк вакыйгасы – рәсем ясау буенча мастер-класс булды. Бу дәрес катнашучылар өчен чын арт-терапиягә әверелде. Һәр хатын-кыз йортны үзенең йомшак канатлары белән кочаклап алган Раштуа фәрештәсен ясады. Бу полотнолар – нәкъ ир-атларны хатын-кыз мәхәббәте һәм догасы саклавының, көтеп алынган җиңүне якынайтуының символы.
Очрашу хуш исле үлән чәе, җимешләр һәм татлы ризыклар белән тулы өстәл артында җылы аралашу белән тәмамланды.
Волонтерлар үзәгендә мондый чараларны күркәм традициягә әйләндерү планлаштырыла. Бу геройларның гаиләләренә аларның ялгыз түгеллеген, район халкының һәрвакыт янәшәдә булуын искәртеп торачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев