Хәрәкәттә булырга: «Аммоний»да спорт почмагы җиһазландырылды
Берничә база тренажеры һәм гимнастика келәме 302 нче корпуста урнаштырылды.
Киңлек карбамид, аммиак һәм метанол җитештерү цехлары хезмәткәрләре инициативасы буенча барлыкка килде.
«Без эштә күп вакытбызны компьютер артында уздырабыз. Спорт почмагы эш урыныннан читкә китмичә генә гимнастика ясарга мөмкинлек бирә», — диләр хезмәткәрләр.
Инициативаны профсоюз комитеты һәм хезмәтне саклау службасы да хуплады. Ун минут җиңел зарядка ясау да хезмәт нәтиҗәлелеген күтәрә, стресстан коткара, сәламәтлекне һәм команда рухын күтәрергә ярдәм итә.
Табиблар мондый спорт унминутлыкларын «микронагрузка» диләр, даими шөгыльләнгән очракта, макроэффект барлыкка килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев