Закон катгый: кабат исерек хәлдә рульгә утыручыны ни көтә
Транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә итүче йөртүчеләр үз гомерләренә генә түгел, юл хәрәкәтенең башка катнашучыларына да куркыныч тудыралар.
Түбәндә бер үк кагыйдә бозуларны кабатлаучы граждан М. очрагын карап үтик.
Алабуга суды карары нигезендә, граждан М. 1 елда 8 айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән һәм аңа 30 мең сум күләмендә административ штраф салынган була. Бу җәза чаралары Чаллы шәһәренең 13 нче суд участогы мировой судьясы тарафыннан 2025 елның 10 февралендә чыгарылды.
Әлеге эш 2024 елның 2 ноябрендә башлана. Төнге сәгать 12 тулып 45 минутта граждан М. Чаллының Комаров урамындагы 18 нче йорт янында «Хонда Цивик» автомобиле белән исереклек билгеләре белән (авызыннан спиртлы эчемлек исе килү) идарә итә. Шул ук көнне төнге 1 тулып 35 минутта ул Вахитов проспектындагы РКНД филиалында медицина тикшерүе узудан баш тарта. Бу гамәле белән РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 12.26 маддәсенең 1 нче өлешендә каралган хокук бозуны кыла.
2025 елның 22 февралендә әлеге карар үз көченә керә. Әмма граждан М. 30 мең сумлык штрафны түләми. Шул ук вакытта, йөртүче таныклыгын югалтуы турында гариза язу сәбәпле, 1 елда 8 айга идарә итү хокукыннан мәхрүм ителү рәвешендәге өстәмә җәзасын үти башлый.
Тәртип бозучы моның белән генә тукталмый. 2025 елның 15 ноябрендә, кичке сәгать 6да, граждан М. кабат исерек хәлдә (Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.7 пунктын бозып) «Ниссан Альмера» автомобиле руленә утыра. Ул Бәзәкә авылының Үзәк урамындагы 1А йортыннан төньякка таба 50 метр ераклыкта Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәре тарафыннан туктатыла. Инспектор аны идарә итүдән читләштерә һәм тикшерү узарга тәкъдим итә. «Юпитер» алкотекторы ярдәмендә үткәрелгән тикшерү сулышында этил спирты күләме 0,802 мг/л булуын күрсәтә.
Шулай итеп, граждан М. үз гамәлләре белән РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсенең 1 нче өлешендә каралган җинаятьне кыла (административ җәзага тартылган кешенең кабат исерек хәлдә машина белән идарә итүе).
Менделеевск район суды граждан М.ны гаепле дип тапты һәм аңа 200 сәгать мәҗбүри эшләр, шулай ук 2 елга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү җәзасын билгеләде.
Хөкем карары үз көченә кергәнче, аңа карата яшәү урыныннан читкә китмәү һәм тиешле тәртиптә булу чарасы үзгәрешсез калдырылды. Хөкем карары әлегә үз көченә кермәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев