Менделеевск яңалыклары

"Менделеевск яңалыклары" газетасы - Менделеевск районы

18+
Рус Тат
Актуаль

1 августка кадәр эш бирүчеләр хезмәтне саклау чыгымнарын каплауга гариза бирә ала

Эш бирүчеләр 1 августка кадәр хезмәтне саклау чыгымнарын каплау өчен СФРга гариза бирә ала — иминият кертемнәренең 20% ы кайтарыла.

Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге 2026 елның 1 августына кадәр производствода җәрәхәтләнү һәм һөнәри авыруларны киметү буенча кисәтү чараларын финанслауга гаризалар кабул итә.

Программада катнашу эш бирүчеләргә производстводагы бәхетсезлек очраклары һәм һөнәри авырулар өчен түләнгән мәҗбүри социаль иминиятләштерү кертемнәренең 20% ына кадәр кайтарырга мөмкинлек бирә. Әгәр эш бирүче пенсия алды яшендәге хезмәткәрләрне шифаханә-курорт дәвалануына җибәрсә, компенсация күләме 30% ка кадәр арта.

Программа 17 юнәлешне үз эченә ала:

  • мәҗбүри медицина тикшерүе;

  • хезмәт шартларын махсус бәяләү;

  • индивидуаль саклану чараларын сатып алу;

  • хезмәтне саклау буенча укыту;

  • дәвалау-профилактик туклану белән тәэмин итү;

  • башка чаралар.

Планлаштырылган чараларның берсе генә үтәлсә дә, компенсациягә гариза бирергә мөмкин. Иминиятләштерүче расланган исемлек кысаларында чараларны мөстәкыйль билгели, шулай ук аларны килештерелгән сумма чикләрендә бер-берсе белән алмаштыра ала.

Эдуард Вафин: «Вакытында һәм тулы күләмдә иминият кертемнәре түләп бара торган, бурычлары һәм штрафлары булмаган барлык оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр әлеге программада катнаша ала».

Гаризаны гади электрон имза белән имзалап, «Дәүләт хезмәтләре» порталында бирергә мөмкин. Документларның төп нөсхәләрен кәгазь форматта тапшыру таләп ителми.

Тулырак мәгълүматны СФР сайтында, MAX, ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграмдагы рәсми аккаунтларда табарга мөмкин. Өстәмә сораулар буенча 8 800 100 0001 номерына шалтыратырга ярый (тәүлек буе, бушлай).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев