Актуаль

1 августтан эшләүче пенсионерларга пенсия өстәмәсе: 470 сумга кадәр арта

Эшләүче пенсионерларның пенсияләре 1 августтан автомат рәвештә кабат исәпләнәчәк — максималь өстәмә 3 пенсия коэффициенты, ягъни аена 470,28 сум тәшкил итәчәк.

1 августтан Татарстанда эшләүче пенсионерлар пенсияләренә өстәмә алачак. Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге гаризасыз рәвештә республикада эшләүче гражданнарның иминият пенсияләренә кабат исәпләү үткәрә. Түләүләрнең максималь артуы 3 пенсия коэффициенты — аена 470,28 сум тәшкил итәчәк.

Өстәмәне эш бирүчеләре 2025 елда алар өчен иминият кертемнәре түләгән эшләүче пенсионерлар алачак. Арттыру картлык һәм инвалидлык буенча иминият пенсияләре алучыларга кагыла. Вафат булган туендыручының шәхси счетына элегрәк исәпкә алынмаган акчалар кергән очракта, туендыручысын югалту буенча түләүләр күләме дә артачак.

Өстәмә күләме пенсионерның хезмәт хакына бәйле: хезмәт хакы никадәр югарырак, өстәмә шулкадәр зуррак. Бер коэффициентның бәясе пенсия билгеләү елын исәпкә алып билгеләнә.

Иминият пенсияләрен кабат исәпләү белән беррәттән, 1 августтан пенсияне уртактан финанслау программасында катнашучылар өчен тупланма пенсияләр һәм ашыгыч пенсия түләүләре дә үзгәртеләчәк. Кабат исәпләү алдагы елда пенсия тупланмаларын инвестицияләү нәтиҗәләре буенча үткәрелә.

Эдуард Вафин: «Тупланган коэффициентлар турындагы мәгълүматны шәхси счеттан (ИЛС) алынган өземтәдә күреп була, аны "Дәүләт хезмәтләре" порталында шәхси кабинет аша җиңел формалаштырырга мөмкин. Август аендагы арттырып исәпләү автомат рәвештә бара, шуңа күрә пенсионерларга беркая да мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Август аенда пенсияләр билгеләнгән график буенча түләнәчәк».

Тулырак мәгълүматны СФР сайтында, MAX, ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграмдагы рәсми аккаунтларда табарга мөмкин. Өстәмә сораулар буенча 8 800 100 0001 номерына шалтыратырга ярый (тәүлек буе, бушлай).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев