Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
Актуаль

100 балл өчен – 100 мең сум: Менделеевск районы башлыгыннан укучыларга бүләк

Роберт Искәндәров 1 нче мәктәп укучылары өчен парламент дәресе үткәрде.

Ул хакимияттә эшнең ничек корылуы һәм үзенең эш көне ничек узуы турында сөйләде.

Очрашуның төп моменты булып «Бердәм дәүләт имтиханындагы 100 балл өчен — 100 мең сум» дигән яңа проектны игълан итү торды. Бу — имтиханда максималь нәтиҗә күрсәтүчеләр өчен район башлыгы премиясе.

Акчалата сертификатлар 26 июньдә узачак чыгарылыш кичәсендә тантаналы рәвештә тапшырылачак. Мондый ярдәм имтиханнарда югары нәтиҗәләргә ирешү өчен яхшы этәргеч булыр дип өметләнәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев