13 844 сум: Татарстанда яшәү минимумыннан кимрәк пенсия алганнарга социаль өстәмә тәгаенләнә
Татарстанның эшләмәүче пенсионерлары социаль өстәмә алуын дәвам итә.
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге төбәктә яшәүче аз керемле пенсионерларга ярдәм итү максатыннан федераль социаль өстәмә түләүләрен гамәлгә ашыра.
Республикада яшәүче һәм хезмәт итми торган пенсионерлар өчен бу түләү, аларның айлык кереме пенсионерның төбәктәге яшәү минимумы дәрәҗәсеннән түбән булган очракта билгеләнә. 2026 елда бу минимум күрсәткече 13 844 сум итеп билгеләнгән. Хәзерге вакытта Татарстанда социаль өстәмәнең уртача зурлыгы 3 611 сум тәшкил итә.
Керем исәпләгәндә нинди түләүләр исәпкә алына?
Әлеге өстәмә түләүгә хокукны билгеләү өчен пенсионерның түбәндәге керемнәре исәпкә алына:
-
пенсия түләүләре;
-
пенсионерның пенсия тупланмаларыннан алынган вакытлы түләүләр;
-
айлык акчалата түләү (ЕДВ);
-
социаль хезмәтләрнең акчалата эквиваленты;
-
коммуналь хезмәтләр, телефон бәйләнеше һәм транспорт чыгымнары өчен түләнгән компенсацияләр рәвешендәге башка акчалата социаль ярдәм чаралары.
Натураль рәвештә генә (җиһаз, азык, әйбер) бирелә торган ташламалар керем исәбенә кертелми.
Әгәр пенсионерның барлык керемнәре исәпләнгәннән соң алынган сумма төбәк яшәү минимумыннан түбән булып чыкса, Россия Социаль фонды өстәмә түләүне мөрәҗәгатьсез тәртиптә — гаризасыз рәвештә билгели.
Эдуард Вафин индексация үзенчәлекләре турында
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин мондый аңлатма бирде:
“Әгәр дә түләүләрне индексацияләү күләме узган ел белән чагыштырганда түбәнрәк булса, элек ирешелгән матди тәэмин ителешне саклап калу максатларында, социаль өстәмә исәпләгәндә пенсионерга индексация түләүне узган ел дәрәҗәсенә җиткерәләр. Ягъни, пенсия һәм ЕДВ индексациясе суммалары пенсионерның яшәү минимумыннан тыш түләнә һәм әгәр бу суммалар индексацияләүгә кадәр түләнә торган суммалардан (пенсияләр, ЕДВ) кимрәк булса, аларның аермасы социаль өстәмә күләмгә кертелә һәм киләсе ел индексациясе датасына кадәр түләнә.”
Өстәмә мәгълүматны каян табарга?
Социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм хезмәт күрсәтү мөмкинлекләре турында тулы һәм дөрес белешмәне Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегенең рәсми веб-сайтында, шулай ук ведомствоның ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграмдагы рәсми аккаунтларында карарга мөмкин.
Өстәмә сораулар яки консультация алу өчен гражданнар тәүлек әйләнәсе эшләүче бердәм контакт-үзәккә 8 800 100 0001 телефоны аша бушлай шалтырата алалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев