2026 ел башыннан 260 меңнән артык татарстанлы вакытлыча хезмәткә яраксызлык пособиесе алган
Авыру очрагында беренче өч көн эчендә пособиене эш бирүче түли, дүртенче көннән башлап исә акчалар Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегеннән күчерелә.
2026 елның гыйнварыннан бирле түләүләрнең гомуми күләме 7 миллиард сумнан артып киткән.
Пособиенең зурлыгы иминият очрагына кадәрге соңгы ике елдагы уртача хезмәт хакы нигезендә исәпләнә. Әгәр хезмәткәрнең хезмәт хакы минималь күләмнән (МРОТ) түбәнрәк булса яки аның стажы алты айдан кимрәк икән, пособие МРОТтан чыгып билгеләнә. Искәртеп узабыз: 2026 елның 1 гыйнварыннан МРОТ 27 093 сумга кадәр күтәрелде.
Социаль фондның Татарстан буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин белдергәнчә, республикада түләүләр системасы автоматик рәвештә эшли һәм халык өчен уңайлы. Көн саен уртача 1267гә якын пособие түләнә. Пособие күләме стажга һәм хезмәт хакына бәйле – ул индивидуаль исәпләнә. Сигез елдан озын стажы булганнар уртача хезмәт хакының 100 процентын ала, биш-сигез ел стажы булганнар – 80 процентын, ә биш елдан ким стажы булганнар – 60 процентын. Агымдагы елда авыруның бер көне өчен максималь түләү 6 827,40 сумны тәшкил итә.
Акчалар эш бирүчедән мәгълүматлар килгәннән соң ун эш көне эчендә күчерелә. «Дәүләт хезмәтләре» порталында расланган исәп язуы булган гражданнар электрон авыру кәгазьләренең ачылуы һәм ябылуы, шулай ук акча күчерү турында хәбәрнамәләр ала.
Социаль ярдәм, түләүләр һәм хезмәт күрсәтү чаралары турында тулырак мәгълүматны СФР сайтында, шулай ук MAX, ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграмдагы рәсми аккаунтларда табарга мөмкин.
Өстәмә мәгълүмат яки консультация өчен гражданнар 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала. Төбәк линиясе тәүлек буе эшли, шалтырату бушлай.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев