2026 ел башыннан Татарстан Республикасының 429 кешесе ОСАГО полисы компенсациясен алды
Россия Социаль фонды Татарстанда инвалидларга ОСАГО буенча 429 түләү башкарган.
Мәҗбүри автоиминият полисы бәясенең яртысын каплау хокукына инвалидлыкның теләсә кайсы төркеме булган кешеләр, инвалид балалар, шулай ук аларның законлы вәкилләре ия.
Ел башыннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге әлеге ярдәм чарасын медицина күрсәткечләре буенча транспорт чараларын кулланучы 429 гражданга түләде.
Компенсация бирү шартлары
Компенсация полис гамәлдә булган чорда бер генә транспорт чарасы өчен бирелә. Иминият полисында, инвалидның үзен яки аның законлы вәкилен дә кертеп, өч машина йөртүче күрсәтелергә мөмкин. Төп шарт — медицина күрсәткечләре буенча транспорт чарасы булу, ул тернәкләндерү һәм абилитациянең индивидуаль программасында (ИПРА) күрсәтелергә тиеш.
Эдуард Вафин: түләү процессы гадиләштерелгән
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин әлеге ярдәм чарасының ничек эшләве турында җентекләп сөйләде:
“Түләү алу процессы максималь гадиләштерелгән. Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге инвалидлар Федераль реестрыннан һәм Социаль тәэмин итүнең Бердәм дәүләт мәгълүмат системасыннан алынган белешмәләр нигезендә компенсация билгели. Моның өчен ОСАГО килешүендә һичшиксез иминиятләштерүченең яисә транспорт чарасы милекчесенең СНИЛС күрсәтелергә тиеш. Түләү билгеләнгән көннән алып өч эш көне эчендә гражданга әзерлек турында хәбәр ителә.”
Ничек мөрәҗәгать итәргә?
Түләү мөрәҗәгатьсез тәртибендә кермәгән икән, гаризаны мөстәкыйль рәвешендә бирергә мөмкин. Моны “Дәүләт хезмәте” порталында шәхси кабинет аша, полисның гамәлдә булу срогы дәвамында, Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлегенең клиент хезмәтләрендә яисә күпфункцияле үзәкләрдә (МФЦ) эшләргә мөмкин.
Гаризага нинди документлар беркетергә кирәк?
-
ОСАГО иминият полисы
-
Транспорт чарасын сатып алу өчен медицина күрсәткечләре булу турында бәяләмә белән реабилитацияләүнең индивидуаль программасы (ИПРА)
-
Акчаларны күчерү өчен счет реквизитлары
Карар кабул итү вакыты
Компенсация бирү турында карар гариза теркәлгән көннән алып биш эш көне эчендә кабул ителә. Акчалар гариза бирүче счетына шул ук вакыт эчендә күчерелә.
Өстәмә мәгълүматны кайдан табарга?
Социаль ярдәм, түләүләр һәм хезмәт күрсәтү чаралары турында тулы һәм дөрес мәгълүматны Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге сайтында һәм социаль челтәрләрдәге ВКонтакте, Одноклассники, Телеграм һәм MAX рәсми аккаунтларында табарга була.
Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала. Төбәк линиясе тәүлек буе эшли, шалтырату бушлай.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев