Актуаль

2027 елдан Татарстанда өлкәннәрне һәм инвалидларны карау яңача исәпкә алына башлый

2027 елдан башлап 80 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне, беренче төркем инвалидларны һәм инвалид балаларны карау чорларын яңача расларга кирәк булачак.

Россия Социаль фондының Татарстан бүлегенә гариза инвалидны карау чоры төгәлләнгәннән соң түгел, ә бу чор башланганчы бирелергә тиеш.

2026 ел ахырына кадәр хезмәткә яраксыз кешеләрне карау чорын стажга исәпкә алуның агымдагы тәртибе гамәлдә кала. Әмма кабул ителгән төзәтмәләр нигезендә, пенсияне рәсмиләштергәндә бу чор исәпкә алынсын өчен, тиешле чорларны 2027 ел ахырына кадәр теркәргә кирәк. Бу эш социаль фондка гариза бирү юлы белән башкарыла. 2028 елдан башлап 2027 елга кадәр булган чит кеше ярдәменә мохтаҗ кешене карау чорларын расларга ярамаячак.

Бүгенге көндә 80 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк кешеләрне, инвалид балаларны һәм беренче төркем инвалидларны карау чоры гариза буенча пенсия стажында исәпкә алына. Гариза карау чоры тәмамланганнан соң бирелә. 2027 елдан тәртип үзгәрә: гариза хезмәткә яраксыз кешене карый башлаганда ук биреләчәк һәм, карау чоры дәвам иткән очракта, 12 айга бер тапкыр озайтылачак.

Гариза рәсмиләштергәндә хезмәткә яраксыз кешенең ризалыгы да кирәк булачак. Хәзер мондый раслау караучы һәм аның карамагындагы кеше аерым яшәгән очракта гына таләп ителә иде. Клиентларга уңайлырак булсын өчен, 2027 елдан башлап каралырга ризалык бирү һәм карау турында гаризаны СФР бүлегенең клиент хезмәтендә һәм «Дәүләт хезмәте» порталы аша рәсмиләштерергә мөмкин булачак.


Нет комментариев