Менделеевск яңалыклары

"Менделеевск яңалыклары" газетасы - Менделеевск районы

18+
Рус Тат
Актуаль

43 мең гаилә ана капиталыннан айлык түләү ала: СФР 3,1 млрд сумнан артык акча күчерде

Яшәү минимумының ике тапкыр күләменнән артмаган керемле гаиләләр өч яшькә кадәрге һәр балага айлык түләү рәсмиләштерә ала.

Программа гамәлгә кергәннән бирле Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге ана капиталыннан айлык түләүләргә 3,1 млрд сумнан артык акча күчерде. Бүгенге көндә республикада 43 166 гаилә әлеге ярдәм чарасыннан файдалана.

Әлеге түләү өч яшькә кадәрге һәр балага бирелә. Гаиләдә өч яшьтән кечерәк берничә бала булган очракта, аерым гариза буенча түләү аларның һәркайсына да билгеләнергә мөмкин.

Кем түләү алу хокукына ия?

Россия Федерациясе территориясендә даими яшәүче гаиләләр бу ярдәмгә дәгъва итә ала. Шул ук вакытта түбәндәге шартлар үтәлергә тиеш:

  • мөрәҗәгать итүченең һәм баланың (үз баласы яки уллыкка алынган) Россия гражданнары булуы;

  • гаиләнең уртача кереме региондагы җан башына яшәү минимумының ике тапкыр күләменнән артмавы.

Айлык түләү күләме гаилә яшәгән төбәктә гариза биргән датага балалар өчен билгеләнгән яшәү минимумы күләменә туры килә.

Ничек һәм кайчан мөрәҗәгать итәргә?

Түләү билгеләү өчен Россия Социаль фондына гариза бирергә кирәк. Гаризаны теләсә кайсы вакытта — бала туганнан башлап, балага өч яшь тулганчыга кадәр тапшырырга ярый. Шулай ук гаризаны ана капиталына сертификат бирү турындагы гариза белән бер үк вакытта да бирергә мөмкин.

Түләү бала өч яшькә җиткәннән соң 12 айга билгеләнә. Гаилә акча алуны озайтырга теләгән очракта, кабат гаризаны алдагы билгеләнештәге чорның соңгы аенда бирергә мөмкин.

Пособие түләүне сорап бала туганнан соң алты айдан да соңга калмыйча мөрәҗәгать иткән очракта, түләү бала туган айдан башлап билгеләнә. Әгәр гариза соңрак тапшырылса, түләү мөрәҗәгать иткән айдан башлап билгеләнәчәк.

Эдуард Вафин: «Акчалар биш эш көне эчендә керә»

Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин аңлатма биреп үткәнчә, гариза канәгатьләндерелгән очракта акчалар СФРның территориаль органнары тарафыннан гаризада күрсәтелгән кредит оешмасы аша күчерелә.

«Гариза буенча уңай карар кабул ителгән көннән соң, акча банк счетына биш эш көне эчендә керә. Аннан соңгы түләүләр ай саен, пособие билгеләнгән айдан соң килгән айның бишенче числосында күчерелә», - дип билгеләп үтте Эдуард Вафин.

Өстәмә мәгълүматны кайдан табарга?

Социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге хезмәтләре турында тулы һәм дөрес мәгълүматны СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге MAX, ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграмдагы рәсми аккаунтларда табарга мөмкин.

Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар 8 800 100 0001 номеры буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала. Төбәк линиясе тәүлек буе эшли, шалтырату бушлай.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев