Актуаль

802 студент кыз Татарстанда йөклелек пособиесе алган

Студент кызлар өчен түләү күләме 140 көнлек бала табу ялында 81 мең сумнан алып, күп балалы йөклелектә 113 мең сумга кадәр җитә.

Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге югары уку йортларында һәм көллиятләрдә көндезге формада белем алучы студент кызларга йөклелек һәм бала табу пособиесе билгели. Түләү күләме хезмәткә сәләтле халык өчен төбәкнең яшәү минимумына тигез — 2026 елның 1 гыйнварыннан бу сумма 17 547 сум итеп билгеләнгән.

Стандарт очракта (140 көнлек бала табу ялы) студентка 81 886 сум ала. Катлаулы бала табуларда (156 көн) түләү 91 244 сумга, ә күп балалы йөклелектә (194 көн) 113 470 сумга кадәр арта.

Түләүне рәсмиләштерү өчен ике документ кирәк: медицина оешмасыннан эшкә сәләтсезлек чорын раслаучы белешмә һәм уку йортыннан көндезге формада укуны дәлилләүче белешмә.

Эдуард Вафин билгеләп үткәнчә, гаризаны йөклелекнең 30 атнасыннан (күп балалы йөклелектә — 28 атнадан) соң гына бирергә мөмкин. Документларны «Госуслуги» порталы, МФЦ яки СФР клиент хезмәте аша тапшырырга ярый.


Нет комментариев