Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
Актуаль

85,7 мең татарстанлының пенсиясе апрельдән 6,8%ка артты

2026 елның 1 апреленнән Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге төбәктә 85,7 меңнән артык кешенең дәүләт пенсия тәэминаты буенча пенсиясен 6,8 процентка индексацияләде.

Бу үзгәреш, барыннан да элек, социаль пенсияләрне дә кертеп, дәүләт тәэминатында торучы гражданнарга кагыла.

Индексация проактив рәвештә, ягъни пенсионерларның гариза бирүен таләп итмичә башкарылды. Татарстанлыларга моның өчен беркая да мөрәҗәгать итәргә кирәкми — өстәмә түләүләр гадәти китерү графигы буенча апрельдә үк керә башлаячак. Индексация күләме (6,8%) узган елдагы пенсионерның яшәү минимумы үсешеннән чыгып билгеләнгән.

Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд идарәчесе Эдуард Вафин әйтүенчә, индексацияне автоматлаштыру процессны гадиләштерү генә түгел, ә нәтиҗәлелекне дә арттырган:
– Индексацияне автоматлаштыру кеше факторын һәм клиент хезмәтләрендәге чиратны киметергә мөмкинлек бирде. Хәзер йөзләгән мең перерасчет санаулы көннәрдә үзәкләштерелгән тәртиптә башкарыла. Бу безнең дә, пенсионерларның да ресурсларын зур дәрәҗәдә экономияләү. Шул ук вакытта түләүләрнең төгәллеге абсолют булып кала, ә түләүләрне алу сроклары үзгәрешсез саклана.

Апрель индексациясе нәтиҗәсендә дәүләт пенсия тәэминаты буенча пенсиянең уртача күләме 1 мең сумнан артыкка артты һәм 16,1 мең сум тәшкил итте. Арттыру, нигездә, инвалидлык яки туендыручысын югалту сәбәпле пенсия алучыларга, шулай ук Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, «Блокададагы Ленинградта яшәүче», «Камалган Севастополь кешесе», «Камалган Сталинград кешесе» билгеләре ияләренә кагыла. Моннан тыш, хәрби хезмәткә алынган хәрбиләргә, радиация йогынтысына дучар булган гражданнарга, очучы-сынаучыларга һәм башка кайбер категорияләргә дә түләүләр арттырылды.

Аерым категорияләрдә артым күзгә күренеп тора. Инвалид балаларга социаль пенсиянең уртача күләме 1,4 мең сумга артты һәм 22,6 мең сумга кадәр җитте. Балачактан беренче төркем инвалидларның айлык пенсиясе дә шулкадәр үскән — 22,6 мең сум тәшкил итә. Әлбәттә, һәр алучының өстәмә күләме пенсиянең индивидуаль зурлыгына бәйле.

Моннан тыш, 1 апрельдән Социаль фонд 80 яшькә җиткән пенсионерларны һәм беренче төркем инвалидларны тәрбияләү буенча түләүне дә арттырды. Индексациядән соң бу түләү 1,5 мең сумга кадәр җиткән. Бу очракта да фонд өстәмәне автомат рәвештә рәсмиләштергән — пенсионерлар яки аларны караучылар тарафыннан бернинди гариза бирү таләп ителми.

Социаль ярдәм, түләү һәм хезмәт күрсәтү чаралары турында тулырак мәгълүматны Социаль фондның рәсми сайтында һәм социаль челтәрләрдәге аккаунтларда: MAX, ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграмда табып була. Консультация алу өчен гражданнар бердәм контакт-үзәккә 8 800 100 0001 номеры буенча мөрәҗәгать итә ала (төбәк линиясе тәүлек буе эшли, шалтырату бушлай).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев