Актив җәмәгать эше өчен
Казанның Милли китапханәсендә Россия Пенсионерлар берлегенең Татарстан Республикасындагы Төбәк бүлегенең юбилей фәнни-гамәли конференциясе узды.
Чара барышында «көмеш яшьтәге» гражданнарның җәмәгать оешмасы эшчәнлегенә йомгак ясалды. Өлкән буын вәкилләренең хокукларын һәм тормыш мәнфәгатьләрен яклау буенча актив җәмәгать эше өчен Пенсионерлар берлегенең җирле бүлекчәсе рәисе Валентина Мамакова Рәхмәт грамотасы белән бүләкләнде.
Әлмәттә архив учреждениеләре һәм архив хезмәтләре хезмәткәрләренең Республика семинары үткәрелде Чара барышында Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова район Башкарма комитетының архив бүлеге җитәкчесе Гүзәл Миңнәхмәтованы юбилее белән котлады һәм архив эшен үстерүгә керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев