«Альфа» ТИСтә рәис сайланды
Ул Рөстом Миңнегәрәев булды.
Яңа микрорайонда яшәүчеләр район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева, Башкарма комитет җитәкчесе Алмаз Искаков, хезмәт күрсәтүче предприятиеләр вәкилләре белән очраштылар.
Шунысын да билгелик, озак вакыт ТИСтә рәис булмады. Район җитәкчелеге, территориядә яшәүчеләр белән кабул ителгән уртак карар нигезендә әлеге постны Рөстәм Миңнегәрәев биләде.
– Рөстәм Рәисовичның идарә эшендә тәҗрибәсе зур, – диде Ләйсән Галеева, – ул озак вакытлар «Игелек аренасы» фондын җитәкләде, хәзер районда инвалидлар җәмгыяте рәисе булып тора, конструктив әңгәмә өчен һәрвакыт ачык.
Алга таба җыелганнар хисап чорына беркетмә сорауларын тикшерделәр, үзләрен кызыксындырган территория тормышын тәэмин итүче сорауларны бирделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев