Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Әлфия Когогина: «Яңа елда һәркемгә тынычлык һәм иминлек телим»

Яңа ел алдыннан редакциядә РФ Дәүләт Думасы депутаты белән очрашу яхшы традициягә әверелде.

Бу юлы Әлфия Когогина күңелле миссияне үтәү максаты белән килде: «Яхшылардан яхшы сыйныф җитәкчесе» халык ышанычын яулау буенча бәйге финалистларын бүләкләү.

«Укытучылык — катлаулы, ләкин кирәкле һөнәр. Һәрвакыт теләсә нинди хәлгә әзер булырга кирәк, ә иң мөһиме — балаларны яратырга. Социаль челтәрләрдә яраткан укытучылар өчен тавыш бирү барышын күзәтү, алар турындагы фикерләрне, аңлатмаларны уку искиткеч булды. Горурлык хисләре белән сезгә лаеклы бүләкләрне тапшырам», — дип аларга мөрәҗәгать итте Әлфия Гомәровна.

Агымдагы елда тугыз укытучы финалга узды, 1 нче мәктәп укытучысы Людмила Ярославцева җиңү яулады.
Финалистларга шулай ук район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева, газеталарның баш мөхәррире Джулия Искәндәрова мөрәҗәгать иттеләр, Ә Когогинага халык ышанычы бәйгесен инициирлаштыруы өчен рәхмәт белдерделәр.
Аннан соң Әлфия Когогина «МН» журналистлары белән очрашты, эшчәнлек һәм планнары турында сөйләде, Яңа елны каршы алу буенча гаилә традициясе белән уртаклашты. Әлфия Гомәровна билгеләвенчә, узган ел илебез өчен катлаулы булды. Ләкин депутатлар корпусына халык хуҗалыгының барлык өлкәләрендә дә тормыш һәм яшәешне яхшыртуга ярдәм итүче кануннарны гамәлгә кертә алдылар: эшмәкәрлек, икътисад, социаль тармак булсын.

«Без махсус хәрби операциядә зонасында буган сугышчыларны аерым контрольгә алдык. Шәхсән үзем беричә мәртәбә Луганск өлкәсенә бардым, Татарстан ир-егетләре белән очраштым. Алар үзара дуслык, бердәмлекләре белән көчле, төшенкелеккә бирелмиләр, җиңүгә ышаналар».

Ә.Когогина шулай ук Яңа елны каршылау буенча гаилә традициясе турында сөйләде.
Әлфия Гомәровна редакция коллективын Яңа ел белән котлады, имин тормыш, сәламәтлек һәм уңышлар теләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев