2026 ел башыннан Татарстанда 6 меңнән артык кешегә инвалидлык буенча пенсия гаризасыз билгеләнгән.
Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе медицина-социаль экспертиза бюросы (МСЭ) мәгълүматлары нигезендә гражданнарның шәхси мөрәҗәгатен көтмичә, инвалидлык буенча иминият һәм социаль пенсияләрне 5 эш көне эчендә рәсмиләштерә. Билгеләнгән түләү турында гражданнар «Дәүләт хезмәтләре» порталындагы шәхси кабинет яки почта аша хәбәр ала.
Пенсияне илтеп җиткерү элеккеге түләүләр белән бер үк ысул белән башкарыла. Әгәр кеше элегрәк фондтан түләүләр алмаган булса, пенсия алу ысулын сайларга кирәк. Моны «Дәүләт хезмәтләре»ндәге шәхси кабинет, СФР клиент хезмәте яки МФЦ аша эшләргә мөмкин. Проактив форматта инвалидлыгы булган гражданнарга айлык акчалата түләү (ЕДВ) һәм социаль хезмәтләр җыелмасы — дарулар, шифаханә-курорт дәвалануы, шәһәр яны транспортында бушлай йөрү билгеләнә.
Эдуард Вафин:
«Инвалидлык буенча пенсия инвалидлык билгеләгәнче пенсионер булмаган кешеләргә билгеләнә. Әгәр инвалидлык пенсия алучы гражданинга билгеләнсә, аңа автомат рәвештә ЕДВ рәсмиләштерелә. Аерым категорияләр — Бөек Ватан сугышында катнашучылар, "Блокададагы Ленинградта яшәүчеләр", хәрби имгәнү нәтиҗәсендә инвалид гражданнар өчен закон бер үк вакытта ике пенсия — дәүләт инвалидлыгы һәм картлык буенча иминият пенсиясе алу хокукын караган».
Нет комментариев